Сибгат Хәким: «Осталыкка килгәндә өйрәнер нәрсәләр күп Дәрдемәндтә!» – дип язган. Әйе, шагыйрь, сүз остасы буларак Дәрдемәндне (Закир Рәмиевне) без олылап искә алабыз, бу хакта ярыйсы гына хезмәтләр дә бар. Әмма аның татар халкы өчен биниһая эшләр башкарган мәгърифәтче булуын да истән чыгарырга ярамас. 1. Дәрдемәнд фарсычадан «хәсрәт чигеп яшәүче» дигәнне аңлата. Чын исеме – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев. 2. Рәмиевләрнең алтын приисклары белән башлангыч чорда (10 ел дәвамында) әниләре идарә иткән. Әтиләре Мөхәммәтсадыйк агай Дашковлар кызы Хәнифәгә өйләнә. Нәкъ менә Дашковлар нәселе белән кушылгач, аларга алтын приисклары сатып алырга дигән киңәш бирелгән. Россиядә иң аз алтын чыгарыла торган приисклардан саналса да, 5–6 тонна алтын табылган. Соңыннан мәгъдән, ягъни приисклар белән идарә итү Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир җилкәсендә кала. 3. Россиянең «Алтын корольләре» исеменә ирешкән абыйлы-энеле Рәмиевләр гадел җитәкчеләр булуы белән дә дан казана. Тапкан малларының бер ө