Раушан Нигъмәтуллинны күпчелек тамада буларак белә, әмма аның иҗаты киңкырлы Ихлас, гади, җор телле Раушан – Ташлыяр егете. Кечкенәдән сәнгатькә тартыла ул. Моңа әнисе Фәнисә ханымның да йогынтысы булгандыр. Михайловка урта мәктәбендә музыка дәресләрен укытучы Фәнисә апа Раушанда кечкенәдән үк сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, улының кызыксынуын күреп, төрле бәйгеләрдә катнаштыра. 3 яшендә беренче тапкыр авыл сәхнәсендә “Эх, сез, матур кызлар!”ны җырлый ул. Укыганда, мәктәптә генә түгел, авылда узган чаралар да Раушаннан башка үтми. Оялып, куркып тормый ул, җырлый да, бии дә, алып баручы вазыйфаларын да башкара. Сәхнәдә күбрәк чыгыш ясаган саен сөйләм теле, җыр-биюгә сәләте камилләшә. Сәнгатькә мәхәббәт егетне Әлмәт музыка көллиятенә китерә. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә, әмма райондашыбызга хәрби хезмәткә китәргә туры килә. Укуын ул хәрби хезмәттән кайткач дәвам итә. Раушан – кыю егет, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Студент елларында җәйге чор