Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Рудия Габдуллина: «Көрәшергә яратам!»

Сабан туе мәйданнарында ир-атлар гына бил сынаша, дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Ир-атларны да күтәреп салырлык нечкә билле, батыр йөрәкле, көчле кызлары бар татарның. Рудия Габдуллинаны тәүге кат күрүчеләр: «О-о-о, тал чыбыгыдай нәфис кыз! » – дип, тел шартлата. Ә инде ике ел рәттән (2020–2021) көрәш буенча Татарстан чемпионы, көрәш буенча спорт остасы кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән туташ икәнен белгәч аптырап та калалар, сокланып та куялар. Рудия Габдуллина Марий Элның Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Уналты яшенә кадәр шунда яшәгән. Алты яшеннән спорт белән дус, дүрт ел нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Әмма кызчык күңелен гимнастика гына канәгатьләндерми. Рудия әтисе Радик Габдуллин кебек ... көрәшче булырга хыяллана. Әтисе генә нәни кызын спортның мондый катлаулы төренә бирергә кыймый. Ни дисәң дә, көрәш – ирләр шөгыле, анда нәзберек, зифа кызларга урын юк шикелле... – Әтием белән төрле көрәш ярышларына, Сабан туе мәйданнарына йөрдем. Көрәшне бәләкәйдән күреп үстем. Бил алышучы абый

Сабан туе мәйданнарында ир-атлар гына бил сынаша, дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Ир-атларны да күтәреп салырлык нечкә билле, батыр йөрәкле, көчле кызлары бар татарның. Рудия Габдуллинаны тәүге кат күрүчеләр: «О-о-о, тал чыбыгыдай нәфис кыз! » – дип, тел шартлата. Ә инде ике ел рәттән (2020–2021) көрәш буенча Татарстан чемпионы, көрәш буенча спорт остасы кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән туташ икәнен белгәч аптырап та калалар, сокланып та куялар.

Рудия Габдуллина Марий Элның Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Уналты яшенә кадәр шунда яшәгән. Алты яшеннән спорт белән дус, дүрт ел нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Әмма кызчык күңелен гимнастика гына канәгатьләндерми. Рудия әтисе Радик Габдуллин кебек ... көрәшче булырга хыяллана. Әтисе генә нәни кызын спортның мондый катлаулы төренә бирергә кыймый. Ни дисәң дә, көрәш – ирләр шөгыле, анда нәзберек, зифа кызларга урын юк шикелле...

– Әтием белән төрле көрәш ярышларына, Сабан туе мәйданнарына йөрдем. Көрәшне бәләкәйдән күреп үстем. Бил алышучы абыйларга соклана идем, үземнең дә көрәшәсе килә башлады. Әтине озак үгетләргә туры килде. Әнием, баштарак каршы булса да, көрәш секциясенә йөртә башлады. Дөресрәге, бергәләп йөри башладык. Көрәштә кызлар юк, әле минем яшьтәге малайлар да йөрми иде. Зур абыйлар булганын гына хәтерлим. Аптырап калдым, ләкин көрәшергә өйрәнергә теләгем шундый көчле! Барыбер шөгыльләнә башладым. Тора-бара каяндыр кечкенә малайлар пәйда булды. Мине алар янына куйдылар, төрле алымнарны бергә шомарта башладык. Ярты ел эчендә өйрәнеп тә куйдым, ярышларга барып, 1 нче урынны яулап та кайттым , – дип искә ала ул чакларны Рудия.

Малай көткәннәр

Рудиянең беренче җиңүе Марий Элның Бәрәңге районында узган республика беренчелегендә була. Көрәшче егетләр үзләре дә аптырап кала, ничек инде кыз балага җиңелергә мөмкин, ди?! Беренче тренеры Илдус Гарипов кызга зур өметләр баглый. Ярышларда кызларны катнаштыру кагыйдәгә туры килеп бетмәсә дә, үҗәт кызны туктатып булмаганны тәҗрибәле спортчы аңлап өлгергән инде. Нәкъ менә беренче тренеры аңардан чемпион ясый да. Кайчандыр чандыр гына гәүдәле кызга көлемсерәп караганнар да аны җитди кабул итә башлый. Әнисе Фирая ханым да кызының көрәшкәненә күнегеп китә, хәтта ярышларга да кызы белән бара. Әмма барыбер ана күңеле нәни кызының ирләр белән бил алышканын кабул итеп бетерә алмый шул.

«Мин җиңүләремне әти белән әнигә багышлыйм. Аларның горурлануларын телим, – ди Рудия. – Апам туганнан соң, 10 елга якын әти малай көткән. Мөгаен, ул малаен үзе юлыннан китәр, дип тә өметләнгәндер әле».

Әнисе карынында чакта УЗИ сабыйны өч мәртәбә малай итеп күрсәткән. Бу вакытта әти-әнисе: «Улыбыз туачак», – дип көткәннәр. Тик бала тудыру йортыннан гына почык борынлы, орчык буе кызчык тоттырып чыгарганнар. Кечкенәдән шук һәм мөстәкыйль була Рудия. Алты яшеннән үк төрле түгәрәкләргә Йошкар-Ола маршрутында шәһәрнең бер башыннан икенчесенә берүзе йөри.

Иң зур тәкә – Рудиянеке

– Сабантуйларындагы көрәшне күбрәк яратам. Анда мине белүчеләр дә күбрәк, һәм алар көч тә биреп тора. 2019 елны безне Әтнә районына Сабан туена чакырдылар. Хатын-кызлар көрәшен оештырганнар иде. Ул чагында авырлыгым 48 килограмм тирәсе булгандыр. Минем белән шөгыльләнгән кызлар да бар, шулай ук авылда яшәүче апалар да көрәшә, диделәр. Мәйдан янында өч тәкә ята. Берсе кечкенә, икенчесе ябыграк, өченчесе бик таза. Мин шул зур тәкә янына бардым да: «И тәкә, сине безгә бирәләр, дип ишеттем. Әйдә, син миңа бул инде!» – дип, үз-үземә сөйләнә-сөйләнә китеп бардым. Чынлыкта исә, хатын-кыз көрәшендә тәкә бирерләр, дип һич кенә дә уйламаган идем. Көрәш бик авыр барды. Араларында мин иң ябыгы да булгач, шактый көчәнергә туры килде. Җиңдем бит, миндә эйфория! Каршыма теге мин сөйләшкән ярты центнерлы тәкәне чыгарып куйдылар. (Ә йола буенча бит батыр, тәкәне иңенә салып, мәйданны әйләнеп чыгарга тиеш.) «Күтәрә алмассың...» – дип әйттеләр. Ә мин: «Салыгыз, күтәрәм!» –дип, үземнән 3–4 кг авыррак тәкәне күтәреп, мәйданнан уздым. Шул чагында тәкә астыннан күренгәнмендерме-юкмы, барыбер уздым. Бу мизгелләрдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Иң зур хыялым тормышка ашты бит! Хәтта мин спорт мастеры титулын да алай көтмәгән идем. (Икенче көнне тәкәне күтәрергә кушсалар, мин аны күтәрә дә алмас идем, мөгаен.) Сабан туенда батыр калу ул инде, чыннан да, зур бәхет булды. Янымда басып торган әтинең күзләре дымланды. Бу минем өчен горурлыктан сыгылып чыккан яшьләр иде. Кемнеңдер малайлары да җиңә алмый. Ә монда Радикның төпчек кызы үзеннән дә зуррак тәкәгә лаек булды! Ата-ана, көрәшче өчен дә иң зур мәртәбә инде бу. Шул вакытта әти миңа рәхмәт сүзләре әйтте, – дип бик хисләнеп сөйләде Рудия.

Кыз кешегә җиңелергә мөмкинме?

Татар көрәшендә бөтереп алып, күтәреп «чистага» салырга ярата ул. Рудия Габдуллина кулыннан җиргә атылган егетләр арасында күз яшьләре белән елаучылар да юк түгел. «Ничек инде кыз кешегә җиңелергә мөмкин? Ничек иптәшләрем күзенә күреним хәзер?» – дип кәефсезләнәләр, күрәсең. Алар елап җибәргәч, кыз егетләрне жәлли дә торган була әле. Кайбер ярышларга, Сабан туендагы көрәшкә кертми интектерәләр икән. «Бездә кызлар көрәшми, кертмибез», – диючеләр дә табыла. Кайбер ярыш оештыручыларның хәтта Марий Эл башлыгы сүзенә дә колак салмаган очраклар булгалаган.

Мәктәпне тәмамлагач, Рудияләр гаиләләре белән Казанга күченергә карар кыла. Әмма буй җитеп килүче кыз яраткан шөгылен ташларга җыенмый. Татарстанда билбау белән көрәшүче кызлар да күбрәк икән. Рудияне тренер Булат Хәбибрахманов үз канаты астына ала. Күрше республикада көчле көрәшче кыз бала бар икәнен ул инде ишетеп белгән була. Р. Габдуллина тренерының беренче хатын-кыз укучысы да әле. Казанда көрәшче тагы да рухланып шөгыльләнә башлый. Россия чемпионатына әзерләнә, Рязань каласында узган чемпионатта баллар җитеп бетмичә, пьедесталга керми кала. Кәеф кырыла, әмма «Көрәшне үлеп яратам», – дип торган кыз ул пьедесталга менәчәк әле! Рудияне төрле көрәш ярышларының оештыру комитетларына да эшләргә чакыралар. Коллегалары белән ул еш очрашып тора.

– Көрәштән башладым, ә билбау көрәшендә кирәк булганга гына катнаштым. Көрәштә көндәш булырга кызлар юк. Мине шуңа күрә күп ярышларга кертмиләр дә. Билбауда егетләр дә, кызлар да көрәшә. Минем спорт өлкәсендәге хыялым – Россия чемпионы булу.

Хәзерге вакытта Рудия Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында тренерлыкка укучы кыз шулай сөйли. Киләчәктә балаларны көрәш буенча тәрбияләмәкче. Шулай да батыр йөрәкле, ирләрчә көчле кызның иң зур хыялы – лаеклы егеткә кияүгә чыгып, инсафлы балалар тәрбияләү.

– Хатын-кызның төп вазифасын яхшы аңлыйм. Шуңа күрә спорт залларында мускул үстереп шөгыльләнмим. Кызлар барыбер нечкә билле, зифа буйлы булырга тиеш. Егетләр белән күпме генә көрәшсәм дә, мин бит алар кебек булырга теләмим. Хатын-кыз сыйфатларымны югалтасым килми. Киләчәктә кемнеңдер иң гүзәле, бердәнбере булып каласым килә, – ди көрәш буенча Татарстан чемпионы Рудия Габдуллина.