Атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир Әхмәтһади Максуди 1868 елны Биектау районының Ташсу авылында дөньяга аваз сала. Әтисе Низаметдин – авыл мулласы, әнисе Мәфтуха авылның абруйлы абыстае булган. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Шуларның икесе дөньякүләм танылган мәшһүр шәхесләр – Әхмәтһади Максуди һәм Садри Максуди. Алар башлангыч белемне нәкъ менә әтиләреннән алган.
1. ХХ гасырның зыялысы һәм алдынгы карашлы укытучысы
1881 елда Казанның «Күл буе» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында гыйлем туплый. Укуын тәмамлагач, үзе дә шул ук мәдрәсәдә, ул чордагыча язсак, сабак әйткән. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган мөгаллим татар мәгарифендә чын мәгънәсендә инкыйлаб ясый. Ана телендә укырга һәм язарга өйрәтү, ислам дине нигезләрен, рус телен, дөньяви әдәбиятның мәктәпләрдә укытылуына зур игътибар бирә. Һади Максудиның эшчәнлеге татарларда гына түгел, бөтен төрки-мөселман дөньясында танылу ала. Ул 40 еллап педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән.
2. Күп телләр белгән
Үз заманының танылган полиглоты Максуди алты телдә: татарча, русча, төрекчә, гарәпчә, фарсыча, французча иркен аралашкан. Бу телләрнең һәрберсе буенча җентекле дәреслекләр һәм ярдәмлекләр, шул исәптән үзөйрәткечләр язган. Мәдрәсәдә укыганда ук, Һади Максуди рус телен үзлегеннән өйрәнә. Татар телен русларга өйрәтү буенча «Татарстан. Самоучитель татарского языка для русских по индуктивному методу и десятичной системе» дәреслеген дә эшләгән.
3. Беренче татар энциклопедисты
Әхмәтһади Максуди «Фәнни камус» («Энциклопедик сүзлек») төзи, 4 хезмәт бастырырга ниятли. Әмма беренче китабын 1927 елда гына 5000 данә тираж белән бастыруга ирешә. Россиядә Совет хөкүмәте урнашкач, ул педагогика институтында гарәп теле укыта, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәҗбүр була. Шундый шартларда да үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый.
4. Беренче татар стена календаре авторы
1898 елда Максуди татар телендә беренче стена календаре «Тәкъвими дивар»ны чыгара.Аның әлеге хезмәте дә татарлар арасында зур танылу ала һәм халык тарафыннан яратып кабул ителә.
5. Яңа әлифба төзегән
Ул татар әлифбасына 6 хәреф кертә, «имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дип уку-укыту системасын яңача укытуга күчә. «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, һәм татар балалары өчен генә түгел, ә казах, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2–3–6 басма кичерәләр. Кайберләре гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертелә. Габделбари Баттал-Таймас: «Ул үзенең әлифбалары белән ысул җәдид хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрдән булды. Һади әфәнде язган мәктәп дәреслекләре «чук гүзәлдер», – дип яза. Тынгысыз галим – беренче булып татар теле дәреслекләре язган кеше, беренче булып уку (хрестоматия) китаплары да чыгарган.
6. Сәүдәгәр Апанаев кияве
1899 елда Сарытау Сукно фабриканты кызы Зәйнәпбану Сөләйман кызы Мишкинага өйләнә. (Зәйнәп – әнисе ягыннан сәүдәгәр һәм сәнәгатьче Исхак Йосыф улы Апанаевның оныгы.) Аларның биш баласы туа: Фатыйма-Галия, Һарун, Шәфыйка, Һашим, Бәһрамия. Татар милләте үсешенә гаять зур өлеш керткән нәсел шәҗәрәсе бүгенге көнгә килеп тоташа. Нәсел дәвамчылары Россиянең төрле шәһәрләрендә гомер итә. Гаилә архивларында Максудиның тарихи кыйммәткә ия кулъязмалары да сакланырга мөмкин дигән фараз бар.
7. Беренче татар китапханәсен оештыра
«Китапханә исламия» – Максуди тарафыннан 1906 елда Казанда оештырылган беренче татар китапханәсе. Ул шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселман филиалы саналган. Җәмәгать эшлеклесе 1923 елга кадәр үзе оештырган китапханәнең мөдире булып та эшли. Бирегә ул шәхси 100 татар китабын тапшыра. Заманында ел саен китапханәгә татар меценатлары тарафыннан 1000 сумлап сәрмая (субсидия) бирелгән. Китапханәгә атнага ике көн хатын-кызлар да килеп укый алган.
8. Үткен телле журналист
1906 елдан башлап 1918 елга кадәр чыгып килгән иң күп тиражлы «Йолдыз» газетасының нашир-мөхәррире. Журналист эшчәнлегенә Төркиядән махсус өйрәнеп кайта. Максуди татар халкы өчен әдәби тел Казан арты сөйләме булырга тиеш дигән фикердә тора. Укымышлы, зирәк Максуди һәр адымын уйлап эшләүче нашир-редактор буларак телгә алына. Катлаулы чорда да 12 ел «Йолдыз» редакциясен җитәкләгән. Сәяси йөзен һәм мәсләген югалтмыйча, журналист эшчәнлеген алып барган. Милли-икътисади, мәгариф һәм сәясәт темаларына мәкаләләр язган.
9. «Мин – бөтендөнья фәлсәфәчесе»
Россиядә Совет хакимияте урнашкач, Ә. Максуди 1933 һәм 1938 елларда берничә мәртәбә кулга алына. Сорау алулар, янау-җәзаларга дучар ителә, әмма ул үз гаебен танымый һәм башкаларга да яла якмый. Тәмам нервлары какшап, калтырана башлагач, зәгыйфь зиһенле авырулар хастаханәсенә озаталар. Ул анда үзенә бер риваять уйлап табарга мәҗбүр була. Табиб белән очрашкан саен: «Мин – бөтендөнья фәлсәфәчесе», – дип, фәлсәфә тарихы сөйли... 1939 елда, күптөрле сырхаулары булу нәтиҗәсендә, азат ителә. 1941 елның 28 июнендә вафат була, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай кабере янына җирләнә.
10. Мәкаләсеннән өзек
«Баланың ун яшькә кадәр зирәклеге – укырга камилиятлеге беленә. 20 яшькә кадәр физик көче күбәя, 30 яшькә кадәр галимлеге һәм гакылы үсә. 40 яшькә кадәр байлыгы үсә, 50 яшькә кадәр гаиләсен, бала-чагасын тәрбияләп, яхшы кешеләр сафына кертүе ачыклана. 60 яшькә кадәр халык өчен бер файдалы эш эшләп, дөньяда үзе турында истәлек калдыру хисе сизелә. Кеше 50–60 ка кадәр өйләнми йөрсә өйләнмичә кала. Өйләнмәгән кеше дөнья рәхәтен күрми».