Хәзер кешене алдау ысуллары артты, аерма шунда. Бүген алар бөтен җирдә. Ишек шакыйсы да түгел – телефон аша алдыйлар. Ә алдануның сәбәпләре күп һәм төрле. Төп сәбәпләрнең берсе – кеше балалыктан чыкмаган. Бушлай сырның капкында гына булуы турында онытып җибәрәбез кайчак, әкияткә ышанабыз. Күп акча тәкъдим итәләр икән, ничек баш тартасың инде? Берни эшләми генә акчалы буласы килә бит. Бу җәһәттән тәнкыйди фикерләүнең әһәмияте турында әйтергә кирәк. Ник дигәндә, мондый чакта тукталып уйланырга кирәк. «Болай гына, чыннан да, акча эшләп буламы?» «Бу акча миңа бәхет китерерме?»… 📣 Бу хакта тулырак сихотерапевт, Татарстанның атказанган табибы Гомәр Зыятдинов белән сөйләштек 👇🏻 https://vatantat.ru/news/sin-ysanma-111578