Бу җимештә бәхет гормоны – серотонин бар. Шуңа күрә, банан ашап, депрессиядән котылырга, ярсуны басарга мөмкин. Бананда булган калий, Е витамины йөрәкне ныгытырга, картаюны тоткарларга булышачак. 🥬 Кәбестә Кышын бу яшелчә һәр өстәлдә булырга тиеш. Ул иммунитетны ныгытырга һәм эчәклек микрофлорасын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Чөгендер Кан басымын көйли, энергия өсти, организмны чистарта – болар барысы да чөгендер турында. Аны салатларга кушып та, атнага бер тапкыр үзен генә пешереп тә ашарга мөмкин.