Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында Балтач бистәсенең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә Буратино белән берлектә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар) ясау буенча мавыктыргыч һәм бик мөһим мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты – балаларда тәүлекнең караңгы вакытында юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен булдыру, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын популярлаштыру. Буратино балалар белән ни өчен юлда эңгер-меңгердә һәм караңгыда җәяүленең машина йөртүчегә бөтенләй күренмәве турында сөйләште. Балалар күрсәтмә материаллар ярдәмендә автомобиль фараларының гадәти яктысы фликерның махсус өслегенә эләгеп, машина йөртүчегә кире әйләнеп кайтуын, җәяүлене якты һәм юлда күренеп торуын белделәр. Балалар зур энтузиазм белән үзләренең яктылык кайтаручыларын булдыруга керештеләр, дип хәбәр итә тәрбиячеләр Фәридә Вәлиуллина һәм Гөлнара Хәкимова.
Балтачның беренче номерлы бакча балалары өчен мавыктыргыч мастер-класс уздырганнар
26 января26 янв
~1 мин