Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Габдерәшит Ибраһим турында кызыклы 10 факт

Габдерәшит Ибраһим турында кызыклы 10 факт Күренекле ислам галиме, татар сәяхәтчесе, мәгърифәтче Габдерәшит Ибраһим – гомере буе дини һәм милли мәнфәгатьләрне алга сөргән, сәяхәтләр кылырга яраткан, дөньякүләм танылган затлар белән аралашып яшәгән кеше.Татарларны үз хокуклары өчен көрәшергә өндәгән бөек шәхес. 1. Габдерәшит Ибраһим балачактан гыйлемгә туймас шәхес буларак формалаша. Әлеге сыйфаты аңа төрле илләргә сәяхәт кылырга да этәргеч бирә. Аны татарның беренче сәяси сәяхәтчесе дип атаучылар да бар. Сәяхәт вакытында ул мәктәпләр тормышын өйрәнә, анда укыту системасын тикшерә. Ир балалар белән кыз балаларны бер бүлмәдә укытуның зыяны юклыгын дәлилли. Һәр сәяхәте эшлекле төсмер ала. Россия халыклары тормышын чит илдәгеләр белән чагыштыра. 2. Әтисе Гомәр Ибраһимов, ат җигеп, җиде яшьлек Габдерәшит белән ерактагы авыл мәдрәсәсенә барышлый, көчле буранга очрый. Ата кеше каушап калмый: алар улы белән азан әйтә башлый. Шулай иртәнгә кадәр гыйбадәткә чакыралар. Ә буран тынгач, юлда уз

Габдерәшит Ибраһим турында кызыклы 10 факт

Күренекле ислам галиме, татар сәяхәтчесе, мәгърифәтче Габдерәшит Ибраһим – гомере буе дини һәм милли мәнфәгатьләрне алга сөргән, сәяхәтләр кылырга яраткан, дөньякүләм танылган затлар белән аралашып яшәгән кеше.Татарларны үз хокуклары өчен көрәшергә өндәгән бөек шәхес.

1. Габдерәшит Ибраһим балачактан гыйлемгә туймас шәхес буларак формалаша. Әлеге сыйфаты аңа төрле илләргә сәяхәт кылырга да этәргеч бирә. Аны татарның беренче сәяси сәяхәтчесе дип атаучылар да бар. Сәяхәт вакытында ул мәктәпләр тормышын өйрәнә, анда укыту системасын тикшерә. Ир балалар белән кыз балаларны бер бүлмәдә укытуның зыяны юклыгын дәлилли. Һәр сәяхәте эшлекле төсмер ала. Россия халыклары тормышын чит илдәгеләр белән чагыштыра.

2. Әтисе Гомәр Ибраһимов, ат җигеп, җиде яшьлек Габдерәшит белән ерактагы авыл мәдрәсәсенә барышлый, көчле буранга очрый. Ата кеше каушап калмый: алар улы белән азан әйтә башлый. Шулай иртәнгә кадәр гыйбадәткә чакыралар. Ә буран тынгач, юлда узып баручылар азан тавышы ишетеп, казага тарыганнарны коткаралар. Бу вакыйганы Габдерәшит гомере буе күңелендә йөрткән...

3. Габдерәшит Ибраһимның Җир шары буйлап иң озын сәяхәте 1908 елда башлана. Казан, Себер, Маньчжурия, Япония, Корея, Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Һиндстан, гарәп илләре аша Истанбул. Илләр кичкәндә күргән хәлләрен ул язып бара. Юлъязмалары «Бәянелхак» газетасында (Казан), «Сыйрател-мөстәкыйм» (Истанбул) журналында чыга. Әлеге язмалар үзенең кайбер хасиятләре ягыннан аерылып торган. Сәяхәтләре вакытында илгизәр егетнең данлыклы шәхесләр белән фотога төшкәнлеге дә мәгълүм.

4. Тәрҗемәи хәлендә мөгаллимлек шактый киң урын алып тора. Ул төрле елларда төрле җирләрдә сабак биргән. Бай, хәлле татар балаларына гаиләләрендә укыткан. 1878–1879 елларда туган ягында казах балаларына да сабак биргәне, имамлык иткәне дә мәгълүм.

5. Аны Россиядә беренче татар матбугатына нигез салучы диләр. 1900 елда кыю йөрәкле татар рөхсәтсез генә Петербургта «Миръат» («Көзге») журнал-альманахын нәшер итә. Петербургта 9 ел эчендә – 16, Казанда 6 саны дөнья күрә. «Миръат» татар вакытлы матбугатына мәйдан әзерли. Биредә Ибраһим мөселман-татарларның эчке дөньясына, аларда гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләүгә, хатын-кызлар мәсьәләсенә, әхлакка зур игътибар бирә, мәгърифәтчелекне алгы планга чыгара. 1905 елда галим булып танылган Габдерәшит казый Петербургта үз типографиясен ача. 1905–1907 елларда ул «Өлфәт» («Дуслык») татар газетасын нәшер итә. Басма бик тиз популярлык казана һәм аның тиражы ул заман өчен күп булып саналган 4 мең данәгә җитә!

6. Габдерәшит Ибраһимны татарның беренче милли сәясәтчесе буларак та кабул итәләр. Ул үз хезмәтләрендә Россиянең дәүләт төзелешенә үзгәрешләр кертергә чакыра, ягъни рус булмаган халыкларга, автономия рәвешендә булса да, үз дәүләти берәмлекләрен төзү кирәклеген күтәреп чыга. Үзенең үзенчәлекле карашлары һәм гамәлләре аркасында берничә мәртәбә төрмәгә дә ябыла.

7. Кайсы гына илгә барып чыкса да, шул илләрнең күренекле шәхесләре белән танышырга, дуслашырга җай тапкан. Хәтта Россиядә Совет хакимияте урнашкач, аның татарларга файдалы якларын өмет итеп, Мәскәүдә Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин белән дә таныша...

8. Заманына хас булганча, Габдерәшит Ибраһим бик күп чит илләргә сәяхәт итүе белән башка мәгърифәтчеләрдән аерылып тора. Үзе барган һәрбер илдә ислам дине тәгълиматы тарата. Дөньяда ислам диненә дәгъват кылуда, шәригать нигезләрен өйрәтүдә гаять зур өлеш керткән дин эшлеклесе буларак дөньякүләм танылу ала. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Һиндстан, Малайзия, Индонезия мөселманнарының социаль хокук алуында да Габдерәшит Ибраһимның өлеше зур була.

Совет чорында онытылып торган легендарга соңгы елларда галимнәр тарафыннан зур игътибар бирелә.

9. Япониянең Токио каласында 1908 елда нигез салынган мәчетне төзеп бетерүдә катнаша. Шунда беренче имам булып та билгеләнә, Япониянең беренче мөфтие санала. Кояш чыгышы илендә «Азия Гикай» җәмгыятен торгыза. Гомеренең соңгы елларын Ибраһим тулысынча исламга хезмәт итүгә багышлый. Япониядә үзенең эшен дәвам итәргә сәләтле шәкертләр тәрбияли. 1944 елда Токио каласында бакыйлыкка күчә һәм шунда җирләнә.

10. Замандашлары аны «Рәшит казый» дип йөрткәннәр. Габдерәшит Ибраһим ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны Рәйхан яшьли вафат була. Аннан 3 бала, икенче хатыны Гаяннан 4 баласы туган. Кызы Фәүзия Ибраһим – Берлин университетында белем алган педагог һәм журналист. 1909 елда Казан шәһәрендә Фәүзия ханымның «Аш остасы. Ханымнарга һәдия» исемле китабы дөнья күрә. (1915 елда ул кабат бастырыла.) 1917 елда Берлиннан Төркиягә китә. 1918 елда Берлинда татарларны гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәтү өчен «Әлифба» китабы чыга. 1920 елда Топкапыда әтисе төзегән мәктәптә укыта. «Asar-i Nisvan» («Kadın Yazıları») журналына, Томск шәһәрендә дөнья күргән «Сибирия» газетасына, «Шура» журналына мәкаләләр яза. Габдерәшит Ибраһим – мәңгелек мөһаҗир. Әмма аның оныгының кызы Нәслихан Арул Акса Казанга кайткан иде. Ул данлыклы нәсел дәвамчысы булуын кечкенәдән белеп үсүе хакында хәбәр итте. Мәшһүр бабасының акыл мирасын өйрәнүен белдерде.