Каюм Насыйри турында кызыклы 14 факт «Гаилә һәм мәктәп» журналында яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Татар иҗтимагый фикерен формалаштыруда, милләтне алгарышка илтүдә, рухи үсешкә ирешүдә мәгърифәтчеләрнең урыны һәм өлеше биниһая зур. Без аларның күркәм эшчәнлеген, тормыш юлларын, иҗатлары һәм мирасларын ачыклап, замана укучысына ирештерүне кирәк таптык. Татар милләтендә алар күп булган. Без белгәннәре фәкать урта гасырлардан башлап кына билгеле. Милли җирлекне, атаклы шәхесләребезне оныттырмау максатыннан, әлеге сәхифәбез файдалы булыр дип өметләнәбез. Бүгенге героебыз – галим, педагог, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри. Безнең белешмә: Каюм Насыйри (1825–1902) мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр дә язган. Ул 1860 елдан гыйльми эшчәнлек алып бара, төрле уку әсбаплары, татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерли, сүзлекләр төзи. 1. Каюм Насыйри – татарның беренче журналисты. Ул «Таң йолдызы» дип аталган газета чыга