Көндәлектә дә, бәйрәм-сәйрәмгә дә тавык түшкәсен еш кыздырам-пешерәм. Өйдәгеләр, туйдырды инде бу, димәсеннәр өчен, ниндидер яңалык кертергә тырышам. Ризыкны әзерләүнең иң уңышлы ысуллары белән бүлешәсем килә 👇🏻 * Газ миченә куйганчы берничә сәгать кала, тавыкны, сарымсак һәм тәмләткечләр салып, табигый йогыртта тотам. Сөт ферментлары ит җепселләрен гаҗәеп дәрәҗәдә йомшарта, тиресенең алсуланып кызуына ярдәм итә. * Тавыкның күкрәк өлеше һәм ботлары тиресен, сак кына аерып, астына тоз белән тәмләткеч үләннәр катнашмасын сибеп калдырам. Итнең эченә тоз сеңдерү өчен кирәк бу. Ә тышына пешеп чыкканда – мичтән алырга 15 минут чамасы кала гына тоз сибәм. * Сусыл булып пешсен өчен, түшкә эченә ярты лимон һәм бер баш сарымсак урнаштырам. Цитрус итне эчке яктан парландырып пешерә. * Күкрәк өлешенә ботларындагы мае агып төшсен өчен, тавыкны башта 40 минут дәвамында күкрәк өлешен аста калдырып пешерәм. Наҗия Галиева, Казан