👇🏻 📣 Булат БӘЙРӘМОВ, алып баручы: Казанга да, Арчага да ерактан – Әгерҗедән үк килеп укыдык бит без. Кайту-китүләр белән бәйле хәлләр онытырлык түгел. Әгерҗедән Арчага кадәр поезд белән киләбез. Билетны алдан алырга кирәк иде. Әгерҗе вокзалында таныш апа эшли. Студент билетын алдан аңа калдырабыз да, билетлар чыгуга, ул алып куя иде. Китәр алдыннан гына вокзалга кереп алабыз. Поезд төнге икедә китә. Берсендә мине илтергә тиешле егет тә, мин дә йоклап калганмын. Җитмәсә, шулкадәр салкын көннәр - машинасы каткан. Аны ничек кирәк алай кабызып вокзалга чаптык. Ә поезд инде койрык болгап кузгалып бара! Кузгалган хутка сикереп мендем. Билетны да, студент таныклыгын да кереп алырлык вакыт калмаган иде инде. Проводникның исә билетсыз кертергә исәбе юк… https://vatantat.ru/news/bez-student-cakta-tanylgan-saxeslarnen-istaleklare-111602