Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Тәмле кабартма рецепты

😍👇🏻 саклап куй, дустыңа юлла 📌 Кирәк: 500 г он, 150 мл помидор тозлыгы, 100 г атланмай яки маргарин, ярты чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы камыр күперткеч, ярты чәй кашыгы сода, 60 г сыр, 1 йомырка. 🤤 Пешерәбез: Сырны вак тишекле угыч аша чыгарабыз. Тозлыкны аз гына җылытып алабыз, атланмайны эретәбез. Йомырканы, тоз һәм сода салып, күпертәбез. Эретелгән атланмай өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Онны, камыр күперткеч салып, илибез. Йомырка катнашмасын, он һәм уылган сырны җылы тозлыкка салабыз. Кулларны юешләп, камыр басабыз. Кабартмалар әвәлибез. Пергамент җәелгән табага урнаштырып, 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 15–20 минут пешерәбез. Өстенә шикәр пудрасы да сибәргә мөмкин.

Тәмле кабартма рецепты 😍👇🏻

саклап куй, дустыңа юлла

📌 Кирәк:

500 г он, 150 мл помидор тозлыгы, 100 г атланмай яки маргарин, ярты чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы камыр күперткеч, ярты чәй кашыгы сода, 60 г сыр, 1 йомырка.

🤤 Пешерәбез:

Сырны вак тишекле угыч аша чыгарабыз. Тозлыкны аз гына җылытып алабыз, атланмайны эретәбез. Йомырканы, тоз һәм сода салып, күпертәбез. Эретелгән атланмай өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Онны, камыр күперткеч салып, илибез. Йомырка катнашмасын, он һәм уылган сырны җылы тозлыкка салабыз. Кулларны юешләп, камыр басабыз. Кабартмалар әвәлибез. Пергамент җәелгән табага урнаштырып, 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 15–20 минут пешерәбез. Өстенә шикәр пудрасы да сибәргә мөмкин.