Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

🧐 Ул – озак еллар дәвамында архивларда эзләнеп, Тукаебызның бик күп әсәрләрен халыкка җиткергән галим

Тукай әсәрләренең икенче дүрт томлыгын (1975–1977 еллар) һәм биш томлыгын (1985–1986 еллар) төзи. Тик сеңлесе Лена ханым Гайнанова әйткәнчә, Тукай томнары Рашат абыйсының бәхете дә, фаҗигасе дә була 👇🏻 https://vatantat.ru/news/maskaklar-kubyp-toskanne-kotkanda-adabiiat-galime-rasat-gainanovnyn-tuuyna-100-el-111571 Хәзер менә шагыйрьнең моңа чаклы бер томына да кермәгән яңа кулъязмалары табылды. Бу урында «табылды» дип кенә узып китәргә күңел һич риза түгел. Габдулла Тукай үлгәннән соң ул кулъязмалар 60 ел буена архивта яткан икән, димәк, үзләреннән-үзләре табылмаган, кемнәрдер эзләгәнен көтеп яткан. Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәтле...

🧐 Ул – озак еллар дәвамында архивларда эзләнеп, Тукаебызның бик күп әсәрләрен халыкка җиткергән галим. Тукай әсәрләренең икенче дүрт томлыгын (1975–1977 еллар) һәм биш томлыгын (1985–1986 еллар) төзи. Тик сеңлесе Лена ханым Гайнанова әйткәнчә, Тукай томнары Рашат абыйсының бәхете дә, фаҗигасе дә була 👇🏻

https://vatantat.ru/news/maskaklar-kubyp-toskanne-kotkanda-adabiiat-galime-rasat-gainanovnyn-tuuyna-100-el-111571

Хәзер менә шагыйрьнең моңа чаклы бер томына да кермәгән яңа кулъязмалары табылды. Бу урында «табылды» дип кенә узып китәргә күңел һич риза түгел. Габдулла Тукай үлгәннән соң ул кулъязмалар 60 ел буена архивта яткан икән, димәк, үзләреннән-үзләре табылмаган, кемнәрдер эзләгәнен көтеп яткан. Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәтле...