Чәй бетүне сәбәп итеп һава сулап кайтам әле. Ашыгыр җир булмаганда: «Күрше Фәридә апа очраса ярар иде», – дип барам мин. Ашыкканда: «Фәридә апа очрамаса ярар иде», – дим. Яныннан тиз генә китим димә... Чыгарып куяр юлыңа дигәндәй, әнә Фәридә апа басып та тора. Мине генә көткән, диярсең. Фәридә апа кая баруымны, кибеттә ни кирәклеген ачыклады. – Чәйсез яшәп булмый ул. Татарларга бигрәк тә. Күпме борчу-мәшәкатьне көйли, үпкәләүләрне туктата, ике арага күперләр сала бит ул чәй. Ничә тапкыр аерылышудан саклап калды ул безне, беләсеңме? Син түгел, Ислам абыең үзе дә белми әле 👇🏻 🤭 Татарда «психологка барыйк» димиләр, «әйдә, чәй эчик» диләр