16-21 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең Универсиада авылында информатика фәненнән олимпиадалар узды. «Робототехника» профиле буенча төбәк этабында Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Закиров Әмирхан призер булды, җитәкчесе Фәйзрахманов Ильвир Рафаэль улы. «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллин Нияз (җитәкчесе Нәбиев Ранис Ренат улы),11 сыйныф укучысы Петров Нияз, Балтач гимназиясенең (җитәкчесе Нәбиев Ранис Ренат улы), Чепья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Васильев Станислав (җитәкчесе Плотникова Анна Владимировна)призерлар булдылар. Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын котлыйбыз. Бүгенге җиңүләрнең уңышлары киләчәк казанышларның нигезе һәм алдагы казанышлар өчен илһам булсын.