Композитор Роза Мөхетдинованың иҗат портретына берничә штрих
Сәнгатькә, иҗатка юл яру һәр кешенеке үзгә. Кемнекедер алдан планлаштырганча бара, ә кайберәүләрнең бормалы һәм җитди сынаулар аша үтә. Танылган композитор, музыкант-педагог Роза Мөхетдинованыкы исә газаплы да, сынаулы да була. Хәер, бүгенге көндә дә, инде республикада танылу алган композитор яшәү өчен көрәшә-көрәшә иҗат итә.
Музыка җанлы педагоглар гаиләсе
Роза Шамил кызы Арчада 1957 елның 5 нче февралендә күренекле мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга аваз сала. Әнисе – Наҗия Саттарова, республикада танылган педагог, педагогика буенча күп сандагы уку әсбаплары һәм методик кулланмалар, берничә шигырь китабы авторы. Ул иҗат иткән шигырьләргә язылган җырларны күпләребез хәзер дә яратып тыңлый. Наҗия Саттарованың үзен дә халыкчан тавыш иясе иде дип хәтерлиләр. Махсус югары белем алмаса да, Наҗия апа коллегаларына үрнәк һәм остаз булган. Озак еллар безнең «Мәгариф» (ул вакытта «Совет мәктәбе») журналының мөстәкыйль фикерле авторы булган, гомере буе башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән шәхес. Шулай ук Арча педагогика көллиятендә студентлар да укыткан.
Роза ханымның әтисе Шамил Мөхетдинов исә гомере буе яшь буынга физика һәм астрономия фәне серләре өйрәткән. Татарстанның атказанган укытучысы. Арчада яшь буынны тәрбияләү җәһәтеннән «Космос» җәйге лагерен оештыручы, үз фәненә карата кызыксыну уятучы буларак танылган шәхес тә. Роза ханымның музыкант булып китүе дә очраклы түгелдер, чөнки әтисе, бернинди музыкаль белеме булмаган килеш тә, кулына эләккән һәрбер уен коралында ишетеш буенча уйнап җибәрергә яраткан. Розага биш яшь тулганда, өйләрендә кайсыдыр мәктәпнең гамәлдән чыгарылган иске рояле пәйда була. Ярты бүлмәне тутырып торган әлеге уен коралының басмакларын (клавишларын) Розаның нәни бармаклары да үз итә. Шамил абый, эштән кайткач, кичләрен еш кына шушы уен коралы янында уздыра. Гаилә башлыгына кушылып, Наҗия апа җыр суза. Татар халык көйләре, С. Сәйдәшев әсәрләрен укытучылар аеруча яратып башкарган. Ә балалар, рәхәтләнеп гаилә концерты тыңлап, моңнар сеңдергән, милли рухта тәрбияләнгән. Ә татар романслары яңгыраганда, булачак композиторның күзләре яшьләнә, күңеле тула...
Аллаһ – Белүче дә, Ишетүче дә...
– Аллаһы Тәгалә үзе планлаштыра икән, – дип искә ала бәхетле бала чагын Роза ханым. – Һәр кешегә үз планы. Мин музыкант, йә композитор булам, дип хыялланмадым. Арчаның музыка мәктәбен тәмамладым, сәләтле укучыларның берсе булдым. 1 нче сыйныфта инде 4 нче сыйныф программасын башкара идем!
Роза, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә, аны да кызыл дипломга тәмамлый. Музыка озата барса да, Арча кызы экстремаль һөнәрләр турында хыялланып үсә. Кораб, җилкәннәр, диңгез, океан киңлекләре күңелен еракларга ымсындыра кыз баланың. Җир шары буйлап сәяхәт итәргә, геолог йә океанолог булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлаганда да һинд телен махсус өйрәнеп, шушы могҗизалы илгә аяк басарга ымсына. Әмма хыялый кызны реалист ата-ана җиргә тиз бастыра шул. Иң кызыгы шул: аңа музыка дөньясына кереп китәр өчен, Аллаһы Тәгалә берничә тапкыр форсат биреп карый.
– Балалар бакчасына йөргәндәҗ үк, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршында ачылган музыка мәктәбенә мине дә сайлап алдылар. Әмма ул чагында әти нәни кызчыгын үз яныннан җибәрәсе итмәде. Мин, әлбәттә, шатландым гына. Мәгәр ул вакытта ук, Казандагы музыка мәктәп-интернатына китеп барган булсам, музыка дөньясына тизрәк һәм җиңелрәк кереп киткән булыр идем, – ди Роза Мөхетдинова.
Сәнгатькә гашыйк Роза балачактан ук биергә яраткан. Халык ансамблендә халык биюләренә өйрәнгән. Бервакыт яшь биючеләр янына Казаннан бер абый кайта. Балаларның чыгышын яратып, дикъкатьләп карап утырганын Роза әле дә еш искә ала. Чыгыш ясаганнан соң, балаларны 10–15 минутка ял итәргә җибәрәләр, ә Роза залдагы пианино янына барып утыра да, гадәттәгечә, төрле көйләрдән өзекләр уйный башлый. Ә Казаннан кайткан ят абый, сәхнәгә менеп, музыка уйнаучы кыз белән таныша ук башлый. Бәйнә-бәйнә гаиләсе турында сораштырганнан соң, әти-әнисе белән очраштыруны сорый. Казан кунагы үзен Заһид Хәбибуллин дип таныштыра. Ул Розада үзенчәлекле сәләт күреп, аның әти-әнисеннән баланы Казанга укырга җибәрүләрен үтенә.
– Үзем музыка училищесында укытачакмын, үз канатым астында тотармын, бездә яшәр. Безгә үзебезнең музыкада милли кадрларны үстерергә кирәк! – дип үгетли башлый. Әмма үсмер кызның ата-ана назыннан аерылып, өеннән чыгып китәсе килми.
– Мин музыкант була алмыйм, клавишка баскан саен, башым авырта, – дип әйтеп сала Роза. Әти-әнисе дә инде алтынчы сыйныфта укучы кыз баланы Казан хәтле Казанга чыгарып җибәрүгә каршы төшә. Шулай итеп, Роза икенче мөмкинлекне дә кулдан ычкындыра...
Ә соңгы мөмкинлек өч ел узгач була: танылган композитор Заһид Хәбибуллин коллегасы, танылган дирижёр, консерватория профессоры Әзһәр Абдуллин белән кабат Арчага килеп чыга. Бу юлы инде икәүләп күпме генә ялварсалар да, Мөхетдиновларны үгетләп бетерә алмыйлар... Татар дөньясы бер көй язарыннан колак какты, дип уйларга да булыр иде. Мәгәр Ходай Розаның язмышын үзенчә хәл итеп куя. Тормыш юлыннан узганда, Роза Шамил кызына шактый гына авырлыклар аша узарга, бәргәләнергә, гомер йомгагының җеп очын кайта-кайта барларга туры килә. Насыйп булганы тешеңне сындырып булса да керә дигәннәре хак икән. Казанда укыган чагында Роза С. Сәйдәшев исемендәге Зур залга концерт тыңларга бара.
– Сәхнәдә алман рояле, залда сыйфатлы музыка яңгырый. Шулвакыт күңелемдә хыял бөреләнә башлады. Менә шушы мәһабәт залда минем дә фортепиано өчен кечкенә генә булса да әсәрем яңгырасын иде, дигән уй бөтен тәнем буйлап бер дулкын сымак йөгереп узды. Әнә шул фантастик хыялым тәки тормышка ашты бит! Берничә елдан әсәрләрем нәкъ шушы залда яңгырады. Минем өчен мәңге хыялга ашмаслык хыял иде бу. Шулвакыт: «Сез танылган композитор булачаксыз!» – дип әйтсәләр, кычкырып көлгән генә булыр идем. Өч зур әсәрем: «Тамырлар», «Иске Казан»кантаталары, «Болгар җиле» ораториясенең премьералары Казан мәркәзендә узды. Аллаһы Тәгаләнең язганында булса, буй җитмәстәй тоелган хыяллар да тормышка аша икән! – ди героебыз.
Чыннан да, композитор Роза Мөхетдинова әлеге әсәрләре белән татар музыка дөньясын дер селкетте. Арча композиторының шундый зур һәм кабатланмас әсәрләре гади тамашачыны гына түгел, ә тәҗрибәле музыка әһелләрен дә таң калдырды. Аларны Г.Тукай премиясенә лаек булырлык әсәр, дип әйтүче тарихчылар да булды.
Импровизацияләр аша зур музыкага...
Институтны тәмамлагач, Роза Шамил кызы Арча педагогика көллиятендә эшли башлый. Г. Тукай исемен йөрткән көллияттә алар – нәселләре белән хезмәт куйган сирәк педагоглар династиясе. Арча педагогика көллиятендә Роза ханым 44 елдан артык хезмәт куя. Музыка элементлары теориясе, хор музыкасы, фортепиано, сольфеджио һ.б. төрле фәннәр укыта.
Шулай яшьләрне укытып йөргәндә, аяз көнне яшен суккандай бер хәл була. Эштән кайтканда, юл кырыенда машина Розаны бәреп китә. Утыз өч яшьлек хатын, аңына килгәндә, бозлы юл уртасында ятканын абайлап ала. Тукталышка җыелган кешеләр Розаны күтәреп бастырып, өенә алып кайтып куялар. Ләкин аны селкетергә ярамаган икән... «Ашыгыч ярдәм» машинасы өеннән хастаханәгә алып китә. Тик хастаханәдә дә, урын булмау сәбәпле, Розаны башыннан кан аккан килеш өенә кайтарып җибәрәләр. Инде күзләре дә күрми башлаган хатын тугыз ай өйдә урын-җирдә селкенми ята. Әнисе, бар көчен җыеп, кызының гомере өчен көрәшә башлый. Тугыз ай буена, күкрәк баласын баккан кебек, кызын аякка бастырырга, тернәкләндерергә омтыла. Газаплы, әрнүле көннәрнең авыр сәгатьләре акрын гына агыла да агыла... 9 айдан соң авыруны Казанга китерәләр һәм биредә өч ел төрле массаж, махсус дәвалау курслары уздыралар. Аннан соң өйдә ана кеше кызын икенче мәртәбә утырырга, йөрергә өйрәтә.
– Утырып тора башлагач, әни урамга кәнәфигә утыртып куя торган иде, ә мин үзем урамга карап, хыялланып утыра идем. Якын-тирәдә кешеләр үз аягына басып эшкә бара, коедан су алалар. Нинди бәхетле кешеләр! – дип шуларны күзәтеп утыра идем. Тормыш кадерен сәламәтлегеңне югалткач ныграк аңлыйсың икән ул...
Ә бит шушы фаҗигагә кадәр Розада ниндидер эчке сиземләү була булуын. Аңа берничә ел дәвамында шомлану, ниндидер сагаю, күңелсезлек көтү хисе тынгы бирми торган була. Шомлануның юньлегә илтмәгәнен дә яхшы аңлый ул үзе. Мәгәр әбисендәге күрәзәчелек сыйфатлары оныгында да шытым биргән, күрәсең. Кан авазы, нәсел-ыру пышылдавы диикме соң?..
Көчлеләр генә бәхеткә лаек!
Шул баскыч төбендә утырганда, Розаның күңелендә көйләр туа башлаган да инде. Көй барлыкка килә, борынлый, тынгысызлый, тик сүзләре генә юк. Шулчак Роза әнисе Наҗия ханымга сүзләр язарга үтенә. Ә Наҗия апа шигырьләр язарга маһир бит! Алтмыш яшендә шактый эчтәлекле шигырьләр яза башлаган була... (Соңрак берничә китап авторы булып та таныла.) Тик дөм сукыр әнисе белән авыру кызы арасында бәргәләнгән Наҗия ханымга бу вакытта кулына каләм алу бәхете тәтеми әле. Әле ул вакытта Алманиядән апасының оныгын да кайтаралар. Яралы күңелле үсмерне аякка бастырып, кеше итү бурычы да педагог ана җилкәсенә төшә. Шунлыктан Розага үзенә «Сагыш» җырын язып чыгарга насыйп була. Утыз биш яшендә җырлар иҗат итә башлаган Роза тора-бара романсларга күчә. Композиторлык эшенә җитди генә кереп чумган кызын ана кеше Казанның Бауман урамындагы Иҗат йортында һәвәскәр композиторлар өчен Риф Гатауллин оештырган курсларга йөртә башлый.
Роза, авырып утырганда, уй-фикерләрен кәгазьгә төшерергә гадәтләнә. Фәлсәфи уйлар зилзиләсе аңа тормыш сынауларын җиңәргә булыша, исәпсез сорауларына җавап табарга ярдәм итә.
«Ты никогда не узнаешь насколько ты силен, пока быть сильным не станет твоим единственным выходом». Менә бу фикер – композиторның бүгенге көндәге шигаре. Роза ханымның эчке халәтен тирәнрәк аңларга теләүчеләр, аның Ника Гор тәхәллүсе белән язылган «Мемуары Белой Вороны» әсәрен укый ала. Сәламәтлегеннән мәхрүм калып та иҗатчы ханым бирешми... Хаталана-хаталана булса да, үз ялгышларын аңлап, аларны төзәтеп, мең дә бер өметсезлек хисен селтәп атып, якты өмет тулы киләчәккә карап, алга атлый. «Тормышта күңел төшенкелеге иңгән вакытларда, сәламәтлегем тулы көчкә яшәргә ирек бирми башлаган мәлләрдә Аллаһы Тәгалә минем белән кемнәрдер аркылы сөйләшкән кебек тоела. Телефоныма көчле рухлы булырга өндәгән видеоязмалар килә башлый», – ди ул үзе.
1999–2000 елларда Р. Мөхетдинова Казан дәүләт консерваториясендә композиция кафедрасында Рәшит Кәлимуллин җитәкчелегендә стажировка үтә. Консерваториядә гыйлем туплаганда, галим һәм шагыйрь Җәүдәт Сөләйман белән таныша. Ул Розаларны Биләргә «Сәләт форум»га чакыра. Шунда язмыш сынауларына дучар ителеп, күңел җепселләре киерелгән кыл хәленә җиткән ханымга Хуҗалар тавына менәргә насыйп була. Шунда тәүбәгә килеп, догалар кылына. Ихтыярсыз рәвештә күз яшьләре тәгәри башлый... Шул көнне Җ. Сөләйманов аңа үзенең тарих темасына багышланган иҗатын бүләк итә.
– Елый-елый укыдым, – ди композитор. – Беренче «Болгар җиле» дигән шигыре үк күңелемне кузгатып җибәрде. Дошман ирләрне үтереп бетергәч, шәһәрне кызлар саклый. Дошман кулына эләкмәс өчен, алар Тәңрегә үзләрен күккә алуны сорап ялвара башлый... Бу вакыйгалар тетрәндерде һәм минем күңелемдә музыка бөреләнә башлады. Арчага кайткач, өч кисәкне бер сулышта язып та чыктым. Каршымда Җәүдәтнең шигыре, үзем, пианинода уйнап, музыканы яза да барам. Елыйм, язам, җырлыйм. «Тамырлар» әсәре әнә шулай күз яшьләре аша туды. Рус мохитендә үскән бала мин. Татарча өйдә генә сөйләшә идек. «Тамырлар» поэмасын укыгач, көй күңелемнән үзеннән-үзе агылды, шагыйрьнең тарихи-фәлсәфи темага язылган төрле әсәрләреннән «Иске Казан» кантатасы һәм «Болгар җиле» ораториясен яздым. Җәүдәт Сөләйманов иҗаты белән танышмаган булсам, бәлки минем зур әсәрләрем тумаган да булыр иде. Аның поэмалары фәлсәфи, тарихи – нәкъ минем юнәлеш. Дулкынландыра торган тема. Бу әсәрләр безнең күпсанлы соравыбызга җавап бирә дә инде: кем без, тамырларыбыз кайдан? Шушы өч күләмле музыкаль әсәр – сорауларыбызга җавап. Әлеге әсәрләрне язарга тиеш идем, чөнки ул минем бурычым иде. Сүнеп барган, йокыга тала башлаган халкым өчен нәкъ менә бу әсәрләрнең тууы да табигый дип саныйм.
Композитор – берәгәйле һәм сирәк һөнәр
Роза шулай итеп зур классик әсәрләр яза башлый. Дирижёр Рөстәм Абязов белән эшләгән мизгелләрне дә композитор ихлас җылылык белән искә ала. Маэстроны ул үзенең остазы итеп таный... Танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин белән дә уртак проектлар – романслар язып өлгерә әле Роза ханым.
Мөхәммәт Мирза либреттосына «Идел-йорт» кантатасы киң җәмәгатьлеккә әле барып җитмәгән. Зур җитди музыка, үз тамашачысын тапканчы, шактый катлаулы юл узарга тиеш, һәм ул – зур финанс чыгымнары таләп итә торган өлкә. Оркестр, хор, солистлар, нәфис сүз осталары һ.б. кирәк. «Идел-йорт»тан кайбер кисәкләр аерым чаралар, фестивальләрдә хор башкаруында яңгырап ала.
Казаннан ерак районнарда иҗат итүчеләр кайбер мәдәни яңалыклардан да читтә кала. Роза ханым моның кыенлыкларын үзе дә яшерми.
– Башка коллегаларымның иҗатын концерт залларына барып тыңлаудан мәхрүммен. Бер казанда кайнарга кирәк. Минем әле яза башлаган әсәрләрем калды. Менә шуларны җиренә җиткерергә Аллаһы Тәгалә көч бирсен иде. Казанда яшәсәм, сәламәтлегем булса, мин бер концертны да калдырмас идем. Зур концертлар залына йөреп, үз зәвыгымны баетыр идем. Башкаларны тыңлагач, тагын да күбрәк, басылыбрак иҗат итәргә теләк туа бит. Cыйфатлы музыка ул иҗат итәргә этәргеч бирә, илһамландыра. Телевидение яхшы әсәрләрне сирәк яңгырата, анда татар попсасы өстенлек алган. Ә бит талантлы яшьләребез бар, аларның әсәрләрен нишләптер телевизордан тыңлый алмыйбыз. Авангард музыкасы минем темам түгел, минем өчен музыка ул – күңел халәте. Чын музыка ул каз тәннәре чыгарырга һәм ихлас күз яшьләре агызырга тиеш. Шулай да зур әсәрләр язганда, авангардтан да үрнәк алына. Образларны баета, характерларны җиткерергә ярдәм итә, – ди ул.
Роза Мөхетдинованың әсәрләренең беренче тыңлаучысы һәм бәя бирүчесе Наҗия апа Саттарова була. Кызының әсәрләреннән соң ул татар эстрадасының кайбер җырларын, гомумән, кабул итә алмаган. Классикага тартылып яши башлаган. Кызының Рәмис Аймәт белән иҗат иткән «Аклык» романсын гомеренең соңгы мизгелләрендә дә соратып тыңлый торган була. Казанда 2024 елда узган авторлык концертын да композитор Роза якты дөньядан киткән якыннары хөрмәтенә «Аклык» дип атаган. Ана кеше вафаты алдыннан төрле проектларда катнашырга чакыралар икән, каршы килмә, иҗат сине коткарачак, кызым, дип әйтеп калдыра.
«Караңгылык белән көрәшмә, яктылык өләш!» Әсәрләре кемнәрнеңдер күңеленә аклык булып керсә, Роза ханым шуннан ләззәт таба.
Композитор зур әсәрләрен дә тиз яза, әмма төннәрен, ял вакытларында һәм ялдан эшкә чыкканда, сыгылган лимон кебек була идем, ди. Шулай зур сәхнәләрдә яңгырагач, үзенә көч ала, тамашачылардан мактау, рәхмәт сүзләре ишеткәч, үзен яңа туган бала кебек хис итә башлый. «Тамырлар» 2 ай эчендә языла (19 кисәктән тора!) Алмаз Монасыйпов белән очрашкач та, танылган композитордан соклану, мактау, хуплау ишетә.
Төшләремә керә тамырларым...
Роза Мөхетдинова музыка сәнгате аша милләт тарихын, бүгенгесен ачык чагылдыра. Иҗат иткәндә, аның күңел катламнарында милләт сагышы чагылыш таба. Шуңа да ул әби-бабай тамырларының ныклыгына, кодрәтенә таянып иҗат итә. Ул иҗат итә башлагач, үзен ерак чорларда яшәгән кеше сымак хис итәм, ди. Биләргә сәяхәт кылган вакытта да, тарихи җирләргә якынайган саен, үзендә җиңеллек, ана кочагына эләккәндәй сөенеч хисе тоя башлый икән...
– Берсендә төш күрдем. Үземне карт бабай итеп сизәм, минем белән улым саубуллашып китеп бара, имеш. Атка атланды да чаптыртып китеп тә барды. Шул мизгелдә аңа дошман угы килеп кадалды. Мин: «Углан!» – дип кычкырып җибәрдем. Куркып уянып киттем дә, бер атна кеше рәтенә керә алмый йөрдем, – ди сәнгатькәр.
Роза ханым – 200 дән артык музыкаль әсәр авторы. Алар арасында «Болгар җиле» ораториясе; өч хор кантатасы: «Тамырлар», «Иске Казан», «Идел-йорт»; «Шәрык сюитасы», фортепиано өчен әсәрләр; татар, рус һәм инглиз телләрендәге җырлар, романслар һәм балладалар; балалар өчен җырлар бар.
Татарстан музыка сәнгатенә шактый зур өлеш керткән иҗатчының әле һаман ТР Композиторлар берлеге әгъзасы булмавы гына күңелдә хаклы ризасызлык уята... Нәкъ Сара Садыйкова кебек. Иҗатчының күңелен бу факт та тырнап тора торуын... Кылт итеп халык шагыйре Равил Фәйзуллин искә төшә: «Ми кайнаганчы эшләп тә, исеме кадерсезләр бар!»
– Хәзерге җәмгыятьтә музыканың тәэсире бик зур. Чын сәнгать әсәрләре гаять зур көчкә ия. Мәгариф өлкәсендә зыялы шәхес үстерүгә күп көч куела. Ә менә кешенең күңеленә тәэсир итү ягы каралмый. Мәктәпләрдә дә акыллы балалар укытуга өстенлек бирелә. Ә бит бала күңелен баету артта кала. Хәзерге җәмгыятьтә шуның нәтиҗәсен күзәтәбез. Яшьләр яшәүдән, тормыштан тәм тапмый башлады. «Яшәве бигрәк күңелсез», – дигән фикерләрен еш ишетергә туры килә. Үз-үзләренә кул салу, наркомания, эчкечелек – болар барысы да яшәү тәмен тапмаганнан килә. Депрессиядән чыгу юлларын күрмиләр. Шуңа күрә, кеше күңелен баетуга зур көч куярга кирәк. Ә музыка дәресләре бу җәһәттән шундый көчле, нәтиҗәле урын били. Бу эшне балалар бакчаларыннан ук өзлексез алып барырга иде. Мәктәпләрдә җыр дәресләрен дә көчәйтү зарур.
Мин балалар өчен язган җырларымны бер проектка җибәргән идем. Миңа: «Ә сезнең заманча җырларыгыз юкмы?» – дигән сорау килде, – дип сөйләде фәлсәфи композитор. Әйе шул, җырларның да попсаларын гына кабул итә торган «белгечләр» дә очрый кайчакта. Җәмгыятьтә бер-береңә игътибарлы булу шикелле сыйфатлар юкка чыгып бара. Адәм балаларының күңелләре тупаслана. Хәзер калебләрне чистартырдай музыка бик аз яңгырый.
Соңгы елларда татарның борынгы җырларын заманчалаштырабыз, дип аларны гарипләндерү шаукымы китте. Музыкантның бу алымга да үз фикере:
– Гасырлардан килгән музыкага кул тыгып, ямьсезләндереп бетерәләр. Бу – җинаять! Ләкин араларында бик профессиональ, югары зәвык белән эшләнгәннәре дә бар.
– Авылларда музыка дәресләрен тиешле дәрәҗәдә алып барып булмый, – дип әрни Роза ханым, – чөнки уен кораллары юк. Булганнары да сафтан чыккан. Элегрәк тә шулай иде, хәзер дә шул ук хәл ителмәгән мәсьәләләр! Музыка уен кораллары бик кыйммәт икәнен дә аңлыйм. Ә кайбер мәктәпләрдә махсус музыка дәресе әсбаплары, ноталы җыентыклар, хәтта кабинетлар да җитешми.
Музыканы элитар сәнгать дип карасак та, Роза ханым безгә аның җәмыятьтә ни дәрәҗәдә мөһим икәнен төшендерде. Музыка бит адәм баласының җанына иң кыска юлны белә. Калеб, күңел сау булмаса, тулаем җәмгыять тә авыру булачак бит! Уяныйк, сәламәтләник, яшь буынны коткарыйк. Бәлки соң түгелдер әле...