Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

❄️ Ә каланыкылар кар яуган саен: “Ярый әле кар көрисе юк, авылныкылар нишли икән?” – дип уйлыймы икән ул? Кем белә инде шәһәрдә яшәмәгәч

Көттереп яуды быел кар. Сагындырып, ялындырып кына яуды. “Ниһаять!” – дип сөендек беренче кар бөртекләре җиргә яткач. Караңгы, бертөрле болытлы, соры көннәрдән туйганнар: “Кайчан ява инде бу кар?” – дигәндә, “Үз вакыты җиткәч явар. Бер елны да яумый калганы юк”, – дигәннәр хаклы булды. Бер дә зарланмас, сыртлап күмсә дә, кар көрәргә авырсынмас идек кебек. Тик безнең холык та шул барыбер явачак кар кебек бит, үзгәрми: беренче бураннардан соң ук (буран дисәң, хәтере калыр): “Кар көрәүләр онытылган икән инде, – диештек. – Рәхәт иде әле, кар көрисе юк иде”... ✍️ Гөлсинә Хәбибуллина яза👇🏻 https://vatantat.ru/news/korap-betergan-idem-gena-111847

❄️ Ә каланыкылар кар яуган саен: “Ярый әле кар көрисе юк, авылныкылар нишли икән?” – дип уйлыймы икән ул? Кем белә инде шәһәрдә яшәмәгәч...

Көттереп яуды быел кар. Сагындырып, ялындырып кына яуды. “Ниһаять!” – дип сөендек беренче кар бөртекләре җиргә яткач. Караңгы, бертөрле болытлы, соры көннәрдән туйганнар: “Кайчан ява инде бу кар?” – дигәндә, “Үз вакыты җиткәч явар. Бер елны да яумый калганы юк”, – дигәннәр хаклы булды. Бер дә зарланмас, сыртлап күмсә дә, кар көрәргә авырсынмас идек кебек. Тик безнең холык та шул барыбер явачак кар кебек бит, үзгәрми: беренче бураннардан соң ук (буран дисәң, хәтере калыр): “Кар көрәүләр онытылган икән инде, – диештек. – Рәхәт иде әле, кар көрисе юк иде”...

✍️ Гөлсинә Хәбибуллина яза👇🏻

https://vatantat.ru/news/korap-betergan-idem-gena-111847