Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Катлы пирог пешерү РЕЦЕПТЫ

👇🏻 ✅ Кирәк булачак: 100гр су 180гр атланмай 1шт йомырка 7гр чүпрә 1аш кашы шикәр комы Әәәәәз генә тоз (чәй кашыгының яртысы) 400гр он (кулга берекми торган итеп баскачканы салыгыз) 🔥 Камыр ясыйбыз: Суда чүпрәне болгатып күпертәбез, йомшак атланмайны шунда салып, йомырка, тоз, шикәр комы өстәп яхшылап болгатабыз. Аннан соң онны салып кулга берекми торган камыр басабыз. Бер сәгатькә кабартырга куябыз. 🤤 Эчлекне ясыйбыз: 200шәр гр үзегез яраткан җимешне (бу очракта күрәгә, кара җимеш) юып иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы шикәр комы (баллырак яратсагыз күбрәк салсагыз да була), 100-150 гр су салып, куерганчы кабартабыз. Камырны өчкә бүлеп - берсе олырак булырга тиеш, катлап җимешләрне салып пирог ясыйбыз. 180С° мичтә, 40-45 минут пешерәбез. Тәмле булсын! ☺️

Катлы пирог пешерү РЕЦЕПТЫ 👇🏻

✅ Кирәк булачак:

100гр су

180гр атланмай

1шт йомырка

7гр чүпрә

1аш кашы шикәр комы

Әәәәәз генә тоз (чәй кашыгының яртысы)

400гр он (кулга берекми торган итеп баскачканы салыгыз)

🔥 Камыр ясыйбыз:

Суда чүпрәне болгатып күпертәбез, йомшак атланмайны шунда салып, йомырка, тоз, шикәр комы өстәп яхшылап болгатабыз. Аннан соң онны салып кулга берекми торган камыр басабыз. Бер сәгатькә кабартырга куябыз.

🤤 Эчлекне ясыйбыз:

200шәр гр үзегез яраткан җимешне (бу очракта күрәгә, кара җимеш) юып иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы шикәр комы (баллырак яратсагыз күбрәк салсагыз да була), 100-150 гр су салып, куерганчы кабартабыз.

Камырны өчкә бүлеп - берсе олырак булырга тиеш, катлап җимешләрне салып пирог ясыйбыз.

180С° мичтә, 40-45 минут пешерәбез. Тәмле булсын! ☺️