Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтачта Яңа ел бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм ялларны файдалы итеп уздыру максатыннан, районыбызда шәхси йортларны, хуҗалык, оешмаларның производство объектларын, үзәк биналарын бизәү, бистәдә һәм урыннарда халык өчен кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләр, концерт-тамашалар уздыру юнәлешендә бәйге игълан ителде. Бәйге нигезләмәсе буенча барлык чаралар, бизәлгән объектлар һәм йортлар буенча фото-видеоязмалар комиссия каравына җиткерелергә тиеш иде. Әмма бу барлык җирлекләр тарафыннан башкарылмады. Җирлекләр һәм күмәк хуҗалыклар арасында җиңүчеләр: 1 урын – Нөнәгәр авыл җирлеге («Кызыл юл» хуҗалыгы), 2 урын – Шубан авыл җирлеге («Алга» хуҗалыгы), 3 урын – Чепья авыл җирлеге («Труд» хуҗалыгы). Җигелгән атларны бизәү, аларны халыкка җәлеп итәрлек итеп тәкъдим итү буенча бәйге нәтиҗәсе : 1 урын – «Сосна» хуҗалыгы, 2 урын – «Якты юл» хуҗалыгы, 3 урын – «Татарстан» җәмгыяте. Бизәлгән транспорт чаралары бәйгесе нәтиҗәсе: 1 урын – Балтач сөт-май комбинаты («Вамин»), 2 урын – «Балтач газы» идарәсе, 3 урын – «Водст

Балтачта Яңа ел бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм ялларны файдалы итеп уздыру максатыннан, районыбызда шәхси йортларны, хуҗалык, оешмаларның производство объектларын, үзәк биналарын бизәү, бистәдә һәм урыннарда халык өчен кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләр, концерт-тамашалар уздыру юнәлешендә бәйге игълан ителде.

Бәйге нигезләмәсе буенча барлык чаралар, бизәлгән объектлар һәм йортлар буенча фото-видеоязмалар комиссия каравына җиткерелергә тиеш иде. Әмма бу барлык җирлекләр тарафыннан башкарылмады.

Җирлекләр һәм күмәк хуҗалыклар арасында җиңүчеләр: 1 урын – Нөнәгәр авыл җирлеге («Кызыл юл» хуҗалыгы), 2 урын – Шубан авыл җирлеге («Алга» хуҗалыгы), 3 урын – Чепья авыл җирлеге («Труд» хуҗалыгы).

Җигелгән атларны бизәү, аларны халыкка җәлеп итәрлек итеп тәкъдим итү буенча бәйге нәтиҗәсе : 1 урын – «Сосна» хуҗалыгы, 2 урын – «Якты юл» хуҗалыгы, 3 урын – «Татарстан» җәмгыяте.

Бизәлгән транспорт чаралары бәйгесе нәтиҗәсе: 1 урын – Балтач сөт-май комбинаты («Вамин»), 2 урын – «Балтач газы» идарәсе, 3 урын – «Водстрой» ширкәте.

Шәхси йортларны бизәү буенча: 1 урын Ильяз Сибәгатов гаиләсе (Чепья авылы), 2 урын – Юрий Егоров гаиләсе (Курмала авылы, Балтач җирлеге), Елена Сидорова гаиләсе (Чепья авылы), 3 урын Вениамин Ефремов гаиләсе (Чепья авылы).

Оешмалар арасында җиңүчеләр: 1 урын – «Балтач газы» идарәсе, 2 урын – Балтач сөт-май комбинаты («Вамин»), 3 урын – «Водстрой» ширкәте».