Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Муслюмово-информ

Ярдәм артык була алмый

Махсус хәрби операция башланганга дүрт ел була. Әлеге вакыт эчендә волонтер райондашларыбыз МХОдәге егетләргә 33 тапкыр ярдәм илтеп кайтты. – Моңа кадәр мин Азнакай волонтерлары белән эшләдем. Тормыш иптәшем Мөслимдә эшләгәч, бирегә күчеп килдек. Өченче ел инде мөслимлеләр белән эшлим. Авыл халкы ярдәм итәргә атлыгып тора. Баланлы, Олы Чакмак авыл җирлекләре, Ташлыярның уңган апалары, Метрәй яшьләре, Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр беркайчан да “юк” дип әйтми, егетләргә нәрсә кирәк булса, шуны тиз арада туплау өчен актив эш алып баралар. Һәр җирлек, һәр авыл, һәркем кулыннан һәм көченнән килгәнчә ярдәм күрсәтә. Җылы сүз белән булса да күңелне күтәрүчеләр, эшебезне хуплаучылар бар. Бу мәхшәр тәмамлансын да әлеге вакытны куркыныч төш кебек кенә искә алырга язсын, – ди волонтер Сания Җиһангирова. Бүгенге көндә МХОдә катнашучыларга техника – УАЗ, бортлы машиналар, мотоцикллар кирәк. Маскировка сеткаларын бертуктамый үрсәң дә таманга туры килә. Дошманнан саклану өчен “леший” костюмнарының да файд

Махсус хәрби операция башланганга дүрт ел була. Әлеге вакыт эчендә волонтер райондашларыбыз МХОдәге егетләргә 33 тапкыр ярдәм илтеп кайтты.

Лилия Шәймиева фотосы
Лилия Шәймиева фотосы

– Моңа кадәр мин Азнакай волонтерлары белән эшләдем. Тормыш иптәшем Мөслимдә эшләгәч, бирегә күчеп килдек. Өченче ел инде мөслимлеләр белән эшлим. Авыл халкы ярдәм итәргә атлыгып тора. Баланлы, Олы Чакмак авыл җирлекләре, Ташлыярның уңган апалары, Метрәй яшьләре, Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр беркайчан да “юк” дип әйтми, егетләргә нәрсә кирәк булса, шуны тиз арада туплау өчен актив эш алып баралар. Һәр җирлек, һәр авыл, һәркем кулыннан һәм көченнән килгәнчә ярдәм күрсәтә. Җылы сүз белән булса да күңелне күтәрүчеләр, эшебезне хуплаучылар бар. Бу мәхшәр тәмамлансын да әлеге вакытны куркыныч төш кебек кенә искә алырга язсын, – ди волонтер Сания Җиһангирова.

Бүгенге көндә МХОдә катнашучыларга техника – УАЗ, бортлы машиналар, мотоцикллар кирәк. Маскировка сеткаларын бертуктамый үрсәң дә таманга туры килә. Дошманнан саклану өчен “леший” костюмнарының да файдасы зур, ди егетләр. Окоп шәмнәре ризык җылытканда гына түгел, аяк киемнәрен, оекбашларны киптергәндә дә ярдәм итә.

– МХОгә 30 мәртәбә бару насыйп булды. 5 тонналы йөк машинасы белән егетләргә күбрәк ярдәм алып барырга була. Егетләрнең гозерләрен үтәргә рай-

он хакимияте, “Август-Мөслим” агрофирмасы, авыл җирлекләре, халык ярдәм итә. Алга таба да бердәм булыйк! – ди Рүзәл Минһаҗев.

Бүген авылларда шәмнәр ясау, кипкән ашлар һәм чәйләр тутыру эше дәвам итә. Баланлы авылында гомер итүче Гөлүзә апа: “Леший” костюмнарын теккәндә, җөй саен егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуын телим”, – ди.

– Быел гыйнварда олы улым Фәниснең бакыйлыкка күчүенә бер ел булды. Аны уйламаган бер генә көнем дә юк. Минем кебек ике баласын да МХОга озаткан аналар аз түгел. Әни белән бала арасындагы күренмәс җепләр балакайларны саклап йөртсен! – ди райондашыбыз Фәһимә Садыйкова.

Махсус хәрби операциядә кемнеңдер газиз баласы яки тормыш иптәше, туганы, дусты, авылдашы катнаша. Бу дүрт ел эчендә халык ныграк берләште. Егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтеп, өмет өзми яшәргә кирәк!

Лилия Шәймиева.