Смәел авылы волонтерлары яу кырындагы ватандашларына ярдәм йөзеннән китапханәгә жыелып, саклану сеткалары үргәннәр. Аларга мәктәп укучылары да ярдәмгә килгән. Биш сетка волонтерлар төркеменә тапшырылган. «Безнең уртак бурычыбыз - махсус хәрби операциясендәге егетләр өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү»,- ди волонтерлар.