Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Шулай да Балтач башында мине ул чактагы СМУ оешмасының фургоны куып җитте

Эшчеләр йөртергә көйләнгән бу фургон иртән безнең күрше Салавычка да эшчеләр алырга төшә, еш кына без дә утыра идек. Шоферы, мәрхүм Равил, мине танып алган булып чыкты – туктадылар. Башка якка – Бөрбашка барышлары булса да, рәхмәт төшкерләре, юлларын бүлеп, авылга кайтарып куймакчы иделәр. Тик ерак китеп булмады: юл машина йөрмәслек булып күмелгән иде инде. Алар кире борылды. Мин сызгырып-дулап котырынган буранда япа-ялгыз юлга чыктым. Кайда-нәрсә икәнен дә чамалап булмый торган буран иде бу. Биш чакрым юлны ялан кырдан кайтасы, әле тагын километр ярымы ике авыл арасында... ✍️ Гөлсинә Хәбибуллина хәтирәләре: https://vatantat.ru/news/buran-saen-xatira-111250

Шулай да Балтач башында мине ул чактагы СМУ оешмасының фургоны куып җитте. Эшчеләр йөртергә көйләнгән бу фургон иртән безнең күрше Салавычка да эшчеләр алырга төшә, еш кына без дә утыра идек. Шоферы, мәрхүм Равил, мине танып алган булып чыкты – туктадылар. Башка якка – Бөрбашка барышлары булса да, рәхмәт төшкерләре, юлларын бүлеп, авылга кайтарып куймакчы иделәр. Тик ерак китеп булмады: юл машина йөрмәслек булып күмелгән иде инде. Алар кире борылды. Мин сызгырып-дулап котырынган буранда япа-ялгыз юлга чыктым. Кайда-нәрсә икәнен дә чамалап булмый торган буран иде бу. Биш чакрым юлны ялан кырдан кайтасы, әле тагын километр ярымы ике авыл арасында...

✍️ Гөлсинә Хәбибуллина хәтирәләре:

https://vatantat.ru/news/buran-saen-xatira-111250