Кирәк булачак: 1 пачка кибет эремчеге, 1 зур пакет сметана, 2 йомырка, 1 пачка ванилин (салмасаң да ярый), шикәр комы. һәм тарталеткалар. Бизәү өчен: җаныгыз теләгән җиләк-җимеш Шушы ингредиентларны миксер яки блендер белән яхшылап болгатабыз. Әзер массаны тарталеткаларга салып чыгабыз һәм өстенә яраткан җиләк-җимешен куеп бизибез. Кайнар духовкада 20 минутка куеп пешерәбез. Вуаля, чәебезгә бик тәмле һәм иң мөһиме җиңел, күп вакытны алмый торган рецепт бу. Тәмле булсын!!!