Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

😳 Кече Әтнә авылы урамында төлке күргәннәр

Әтнә районының Кече Әтнә авылында төлке йөргән бүген.Капка төбендә дә утырып караган ул.Аннан үз сукмагыннан кире киткән. Авыл башында яшәүче Гөлчирә апаларга барган идем. Тәрәзәгә күзем төште. Карасам, күрше бакчасында төлке йөри. Әкрен генә койрыгын болгап,сарайларына кереп барышы моның. Берничә минуттан китеп тә барды. Утын лапасыннан ерак китә алмаган. Анда тавыклар янына керү юлы икән. Тиз генә телефонымны алып, аны төшерергә дип, урамга чыктым. Төлке капка төбендә утыра иде. Куркытты инде. Урамда болай йөргәнен күргән юк иде әле. Аннан китеп барды.Менә шулай авылда кунак булып йөрде ул. дип сөйләде Кече Әтнә авылында яшәүче Зилә Шәфигуллина

😳 Кече Әтнә авылы урамында төлке күргәннәр

Әтнә районының Кече Әтнә авылында төлке йөргән бүген.Капка төбендә дә утырып караган ул.Аннан үз сукмагыннан кире киткән.

Авыл башында яшәүче Гөлчирә апаларга барган идем. Тәрәзәгә күзем төште. Карасам, күрше бакчасында төлке йөри. Әкрен генә койрыгын болгап,сарайларына кереп барышы моның. Берничә минуттан китеп тә барды. Утын лапасыннан ерак китә алмаган. Анда тавыклар янына керү юлы икән. Тиз генә телефонымны алып, аны төшерергә дип, урамга чыктым. Төлке капка төбендә утыра иде. Куркытты инде. Урамда болай йөргәнен күргән юк иде әле. Аннан китеп барды.Менә шулай авылда кунак булып йөрде ул.

дип сөйләде Кече Әтнә авылында яшәүче Зилә Шәфигуллина