Телефоннан туганым яза: «Мин иртәгә дүшәмбе дип торам». – Ник... дүшәмбе бит инде... – Монысы минем җавап. Тәгәрәп көлгән рәвешне күрсәткән смайлик та җибәрдем. Үзем чыннан да рәхәтләнеп көлдем. Күңелле булып китте. Җавап озак көттермәде. – Көлмә. Бөтен кешедә шул хәл. Кибеткә барган идем, сатучы зарлана, бүген ничәсе икәнен онытып, заявка бирмәгәнмен, ди... – Көлмим, – мин әйтәм, – үземә иптәшләр тапканга сөенәм генә. Атна көнен дә белеш юк, числоны да... https://vatantat.ru/news/bugen-nicase-ul-111151