Найти в Дзене
Татарский Мир

Олуг остаз (тарих фәннәре докторы Равил Госман улы Әмирхановның тууына 80 ел тулу уңаеннан)

Күренекле татар галиме – тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фəн эшлеклесе Равил Госман улы Әмирхановка 2026 елнын 9 гыйнварында 80 яшь тулган булыр иде. Аның якты истәлегенә багышлап, биредә, Равил абыйның аспиранткасы буларак, кайбер хатирәләрем аша шәхси сыйфатларын күрсәтәсем килә. Күктәге болытлар агымы сыман ел артыннан ел уза. Шулай әкрен генә гомер йомгагы сүтелә, ә йөрәк түрендә сакланган хатирəлəр яңара бара. 2000 елның азагында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтына көндезге бүлеккә аспирантурага укырга кергәч, фәнни җитәкчем итеп яңа һәм иң яңа тарих бүлеге мөдире Равил Әмирханов билгеләнде. Булачак остазым белән тәүге очрашуым яңа гасыр, яңа меңъеллык башында, 2001 елның гыйнвар аенда, Тарих институты бинасында (ул чакта Кремль урамында урнашкан 10/15 нче йорт) булды. Менә аның эш бүлмәсенең ишеге янына дулкынланып килеп бастым, өске киемемне салдым да шакып, рөхсәт сорап кердем. Каршымда – нәзәкатле, ачык йөзле, мөлаем, мәһаб

Күренекле татар галиме – тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фəн эшлеклесе Равил Госман улы Әмирхановка 2026 елнын 9 гыйнварында 80 яшь тулган булыр иде. Аның якты истәлегенә багышлап, биредә, Равил абыйның аспиранткасы буларак, кайбер хатирәләрем аша шәхси сыйфатларын күрсәтәсем килә.

Күктәге болытлар агымы сыман ел артыннан ел уза. Шулай әкрен генә гомер йомгагы сүтелә, ә йөрәк түрендә сакланган хатирəлəр яңара бара.

2000 елның азагында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтына көндезге бүлеккә аспирантурага укырга кергәч, фәнни җитәкчем итеп яңа һәм иң яңа тарих бүлеге мөдире Равил Әмирханов билгеләнде. Булачак остазым белән тәүге очрашуым яңа гасыр, яңа меңъеллык башында, 2001 елның гыйнвар аенда, Тарих институты бинасында (ул чакта Кремль урамында урнашкан 10/15 нче йорт) булды.

Менә аның эш бүлмәсенең ишеге янына дулкынланып килеп бастым, өске киемемне салдым да шакып, рөхсәт сорап кердем. Каршымда – нәзәкатле, ачык йөзле, мөлаем, мәһабәт зат. Җитәкчем белән минем киләчәк фәнни хезмәтемнең темасын тәгаенләгәндә, Равил абый төптән уйлап бетерергә киңәш итте: «... өч төрле вариант тәкъдим итәм, әйбәтләп уйлап бетер, аның өстендә киләчәктә сайлаган кешегә утырасы бит», – диде.

Шул көннән соң фәнни-тикшеренү институты бусагасын еш таптый башладым. Әле дә хәтеремдә: атнаның һәр сишәмбе көнендә аның янына консультациягә барам (җитди сәбәп булганда гына, килмәскә рөхсәт ителә), ә ул, үз чиратында, барысын да тәфсилләп сөйли, аңлата иде. Моннан тыш, еш кына ул вакытта Кави Нəҗми урамында урнашкан ТР Милли архивында утырганнан соң, яисə берəр фəнни-гамəли конференция тəмамлангач, гəрчə билгелəнмəгəн көн булуына карамастан, туп-туры Тарих институты бинасына, Равил абый янына ашкынып атлый идем.

Белəм, ул – калəм иясе, көн дə кичкə кадəр үз бүлмəсендə. Ул чагында, бәлки, аның алтындай вакытын да сарыф иткəнмендер, лəкин күңел төбендə яткан уй-фикерлəремне җəһəт бүлешəсе килə иде шул... Ә Равил абый мине һәрвакыт игътибар белән тыңлый һәм үзенең төпле киңәшләрен бирә белде!

Аннан җылылык, төгәллек, пөхтәлек бөркелеп торды, шул ул вакытта таләпчән дә була белде. Остазымның сүзләре, биргән киңәшләре әле дә истә. Әйтик, китапханәдә яки архивта үз дәфтәремә искәрмәләр язганда, эшне башкару датасын теркәп барырга өйрәтте. Равил абый, әтиләрчә кайгыртып: «Көненә ун гына минут булса да, физик күнегүләр ясарга кирәк», – дия торган иде. Хәзерге көндә дә аның киңәшәре минем гадәтемә әверелде.

Равил абый ярдәмчел остаз иде, бернигә карамастан, көчле рухлы булып кала алды. Бервакыт, 2005 ел булса кирәк, мөгаен, язның соңгы аенда (кояшның җылы нурлары табигатьне җанландыра – агачларның яңа гына яфрак ярган чагы дип истə калган), Равил абыйны хастаханəгə салгач, аның янына бардым. Хастаханə диварларында да Равил абый мине кайгыртты, без коридордагы кəнəфигə утырып, башта хəл-əхвəл, кəефлəрне сорашып алдык та, ул минем фəнни хезмəтемə игътибарны җəлеп итеп, үзенең уй-фикерлəре белəн уртаклашты. Ә больничныйдан соң эшкә чыккач, шул теманы дәвам итеп, галим минем бөтен сорауларыма ачыклык кертте. Рәхмәт!

Равил абыйның шәкертләренә карата кайгыртучан булуы, яшьләргә баглаган өметләре фән дөньясына үрмәләргә көч бирә иде. Яхшы остазлыкның сере нәрсәдә икән? Бәлки, яшьләргә ышаныч һәм өмет белән караудадыр...

Равил Әмирханның фəнни һəм публицистик хезмəтлəре (600гә якын хезмәт) тематик яктан киң колачлы: татар милли хəрəкəте, татар вакытлы матбугаты, татар мəгарифе тарихы, олуг тарихи шəхеслəрнең тəрҗемəи хəле һəм эшчəнлеге һ. б. темалар. Өй китапханәмдә аның китаплары, галимгә багышланган мәкаләләр җыентыгы саклана. Тарихчының хезмәтләренә һәрдаим мөрәҗәгать итәм... Димәк, ул исән!

Алсу Әхтәмова