Әлеге вакытта республикада 60 мең йорт хайваны исәпкә алынган. Бүген исә ветеринарлар Казанның Горьки-Әмәт урманында этләрнең «Хорриот» системасына теркәлү-теркәлмәүләрен тикшерде. Татарстандагы өч айдан өлкәнрәк бөтен эт тә теркәлергә тиеш. Әгәр гаиләгездә яңа йорт хайваны барлыкка килсә, аны да бер ай эчендә исәпкә кую сорала. Ә инде әгәр эт республикада вакытлыча, ягъни 30 көн тирәсе генә торса, теркәү мәҗбүри түгел дип аңлатты журналистларга Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Денис Аксаков 👇🏻 https://vatantat.ru/news/eten-terkalganme-veterinarlar-tikseruga-cykty-111444
‼️ Билгеле булганча, узган ел Татарстанда этләрне терки башладылар
20 января20 янв
~1 мин