Ә махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә дип гуманитар ярдәм әзерлиләр. Сүзем Чапшар авылыннан бер төркем гүзәл затлар турында, алар каникул көннәрендә дә җыелышып чәкчәк пешергәннәр, чәйләр тутырганнар, кыскасы, Маннановларның төп йорты һәрвакыттагыча гөрләп торган. — Йөрәк җылыбызны, изге теләкләребезне кушып әзерләнгән чәкчәкләр, үлән чәйләре, тәмле печеньелар, кискән токмачлар егетләребезгә ризык булып барып ирешсен, туган як, өй җылысын илтеп җиткерсен. Һәммәбез дә изге бер теләктә : сугышлар гына тизрәк тәмамлансын, тынычлык урнашсын, — ди Миләүшә Маннанова. Төп йорт килене Миләүшә Маннанова үзенең килендәшләре Гөлфирә, Мөнирә, Раилә, Кадрия Маннановалар, кызы Илүзә Шакирова, апасы Сәлимә Зиннәтуллина, сеңелкәшләре Ләйлә Зиннәтуллина, Әлфия Әхтәмова, Нурзидә Гайнанова, Ләйсән Гыйльмуллина, Гөлназ Шиһабетдинова, Мәрьям Маннанова, Лилия Маннанова, Энҗе Маннанова, Сиринә Гайнанова, әнисе Фирдәүсә Шиһабетдиновалар тырышлыгы белән ничаклы эшләр башкарып куйганнар. Декабрь а
Безнең киң күңелле волонтерларыбыз Яңа ел каникулларында да ял итмиләр
5 января5 янв
1 мин