Бу коймак мич коймагы шикелле бик тэмле була. Моның өчен духовканың гриле өсте яна торганы кирэк. Газ яисә электр мичендә дә пешә. Камыр өчен кирэк: 1 л.җылымса су яисә ярты л сот һәм ярты литр су. 1 калак коры чүпрэ. 1 йомырка 1 аш кашыгы тоз. 3 аш кашыгы песок. 1 аш кашыгы Майонез. 2 кашык сыек май һэм он. Куе каймак куелыгында камыр ясыйбыз. Камыр артык сыекта ,куеда булырга тиеш түгел. Аннан җылы урынга куябыз. Кабарып менгэч ,бер кат камырны болгатып төшерэбез һэм икенче тапкыр кабарып менгэч кенэ пешерэ башлыйбыз. Табаны өске өлешендэ кыздырып , коймакларыбызны салып чыгабыз. Асты кызаргач, духовкага озатабыз. Духовканын грилен кабызырга кирәк. Өсте кызарып киткэч алабыз. Эзер коймакларыбызны каз мае яисә сары май белэн майлап куясы гына кала. Тәмле булсын!