! Яңа ел — һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. Ул һәрчак киләчәккә яңа өметләр белән бәйләнгән. Шул ук вакытта җылы һәм дустанә шартларда туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгаклар ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен уңай вакыт. Безнең район өчен 2025 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга бай булды. Мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау өлкәсендә зур төзелешләр алып барылды, социаль билгеләнештәге күп кенә объектлар капиталь ремотланды. Күпсанлы федераль һәм республика программалары тормышка ашырылды. Райондагы әлеге барлык казанышлар — уртак тырышлык нәтиҗәсе. Районның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт белдерәм. Барыбыз бергә булганда ышанычлы адымнар белән алга барырбыз, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, иң катлаулы бурычларны да хәл итәрбез, дип ышанып калам. Тиздән 2026 елга аяк басабыз. Киләсе ел яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын. Һәр йортка тынычлык, шатлык, иминлек алы
Хөрмәтле райондашлар! Якынлашып килүче 2026 ел уңаеннан, иң җылы котлауларымны кабул итегез
31 декабря 202531 дек 2025
1 мин