! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган «Имин тәгәрмәч» 44нче Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алган республиканың ЮИД командасын бүләкләде. Татарстан Республикасыннан Амаль Садыйкова, Адилә Алексеева, Альмир Терентьев һәм Әмир Нәҗмиев чыгыш ясады. Педагог-остазлары Ранил Гыйләҗев, Айнур Рәхматуллин һәм Михаил Храмов. Салавыч лицее укучылары Адилә белән Альмирны һәм укытучылары Ранил Гыйләҗевны югары уңышлары белән тагын бер кат тәбрик итәбез. Уңышларыгыз дәвамлы булсын иде!
Салавыч лицее укучыларын һәм аларның остазларын югары уңышлары белән котлыйбыз
29 декабря 202529 дек 2025
~1 мин