Лайфхак Йокы тыныч, уңайлы һәм тәмле булсын өчен мендәрнең дә уңайлы булуы мөһим. Төн дәвамында муенның һәм башның уңайсыз урнашуы баш авыртуына китерергә мөмкин, шулай ук атеросклероз, Альцгеймер авырулары куркынычын да арттыра. Иртәләрен муен тирәсенә массаж таләп ителсә, йокыдан торгач, үзегезне начар хис итсәгез, димәк, мендәрне алыштырырга вакыт. Анатомик мендәрләр хәтер һәм латекс эффекты булган күбек кебек материаллардан ясала. Алар тән формасын, аның барлык борылышларын камил кабатлый. Бу мендәрләр муен мускулларын киеренкеләтми, арыганлыкны бетерергә ярдәм итә. Мондый мендәрләрне йокы позасын исәпкә алып сайлагыз. Ортопедик мендәрләрне гадәттә табиблар билгели. Әлеге мендәрләрнең төп максаты – умырткалыкның муен бүлеге авыруларын кисәтү, аларны дәвалау. Бу мендәрнең үзенчәлекле формасына бәйле рәвештә муен һәм умырткалык тиешле формада урын алырга тиеш. Мендәрнең зурлыгы Безнең илдә мендәрләрнең стандарт үлчәме 50х70, 70х70 сантиметр санала. Шуңа җитештерүчеләрнең күбесе нәкъ