! Бүген «Татмедиа» филиалларына автомобильләр өләштеләр: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның шәһәр һәм район редакцияләренә яңа машиналар тапшырды. Әлеге бәхетле коллективлар арасында «Хезмәт» газетасы редакциясе дә бар. Тантаналы чарадан соң Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясе уздырды.