Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 23 тапкыр уздырылучы «Ышаныч һәм иминлек» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шунысы куанычлы җиңүчеләр арасында хезмәттәшебез дә бар. Ел дәвамында «Юл — чакрымнар йомгагы» рубрикасында язылучыларыбызны ЮХИДИ хәбәрләре белән таныштырып барган «Хезмәт» газетасы журналисты Зәлия Мансур кызы Фәйзрахманова «Юллар рыцары» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Зәлияне ихластан котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Хезмәттәшебез «Ышаныч һәм иминлек» республика конкурсында зур уңышларга иреште
23 декабря 202523 дек 2025
~1 мин