Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Гөлзидә Газизуллиндан ит бәлеше рецепты

Гөлзидә Газизуллиндан ит бәлеше рецепты. Ит бәлешен кем генә яратмый икән! Үзем яратып пешерә торган әлеге бәлеш рецептын сезнең белән дә бүлешәсем килә. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар! Камыр өчен: 30 грамм чи чүпрә, 1 кечкенә чокыр су, 1 кечкенә чокыр сөт, 12 аш кашыгы үсемлек мае, бер аш кашыгы майонез, 1,5 чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы. Камыр каты да булмасын, йомшак та булмасын, шуннан соң кабарырга куябыз. Шул арада эчлек ясыйбыз. Эчлекне ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борыч салып әзерлим һәм тәмле булсын өчен тозлы каз ите дә кушам. Тәмле булсын!

Гөлзидә Газизуллиндан ит бәлеше рецепты. Ит бәлешен кем генә яратмый икән! Үзем яратып пешерә торган әлеге бәлеш рецептын сезнең белән дә бүлешәсем килә.

Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар!

Камыр өчен: 30 грамм чи чүпрә, 1 кечкенә чокыр су, 1 кечкенә чокыр сөт, 12 аш кашыгы үсемлек мае, бер аш кашыгы майонез, 1,5 чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы. Камыр каты да булмасын, йомшак та булмасын, шуннан соң кабарырга куябыз.

Шул арада эчлек ясыйбыз. Эчлекне ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борыч салып әзерлим һәм тәмле булсын өчен тозлы каз ите дә кушам.

Тәмле булсын!