Ак сакалы да үз урынында. Ел саен бер үк образда булса да, балаларның яраткан герое булудан туктамый ул үзе. Кыш бабай турында сүзебез. Беркайчан картаймый һәм бер дә үзгәрми, дисәләр дә, хәзер аңа замана таләпләренә буйсынырга һәм үзгәрергә туры килә. Үзгәреш дигәннән: капчыгың – зуррак, сүзләрең азрак булсын. Кыш бабай заман белән бергә атлый, бер дә картаймый. Хәзер балалар арасында айфон, айпад сораучылар да юк түгел. Барлык заманында яшибез бит, шуңа сорыйлар, дим мин, – дип көлә Кыш бабай. – Без кечкенә вакыттагы чор түгел инде, аларны таяк болгап кына шаккатырып булмый. Бүләк биргәч, алар сине оныта, шуңа күрә балалар белән иң башта ук уйнарга, алар белән сөйләшеп калырга тырышам. 📌 https://vatantat.ru/news/ac-kapcygynny-kys-babaiga-ysanu-kyimmatka-tosame-110617