? Йоклаганда организмның бөтен функцияләре торгызыла, мускулларыбыз көч туплый, баш мие исә көн дәвамында җыйган кирәкле мәгълүмат-белемнәрне ныгыта, кирәкмәгәненнән арына. Йоклаганда организмның яшәеше өчен кирәкле гормоннар да бүленеп чыга. Кешенең йокысы туймаса, бу процесслар булмыйча кала дигән сүз. Шул рәвешле кешенең иммун системасы какшый, ялкынсынуга бәйле авырулар көчәя. Хәлсезлектән интегә, аягүрә йоклап йөри, баш авыртудан, хәтерсезлектән зарлана башлый. Тәүлек дәвамында тиешенчә йокламаган кеше йөрәк-кан тамыры, яман шеш авыруларына да тизрәк бирешә. 📣 КФУ Университет клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән ӘҢГӘМӘ: https://vatantat.ru/news/iokyn-tatly-bulsyn-ocen-110595