Челтәр, тюль сатып алганда аның нинди материалдан эшләнүенә игътибар итегез Элек, кибетләрдә пәрдәләр сатылмаганда да, хатын-кызлар йорт тәрәзләрен бизәү өчен төрле япмалар элгәннәр. Ул чорда кулдан чигелгән пәрдәләр һәр өйдә булган. Бүген сатуда челтәр пәрдәләрнең ниндие генә юк! Табигый тукыма Күзгә күренеп югала баручы матурлык. Белгечләр табигый тукымадан тегелгән тюльләрне шулай дип атый. Әлеге тукыманың составында ефәк һәм киҗе-мамык күп. Шуңа, мондый материалдан эшләнгән тюль алырга уйласагыз, аны кимендә 15 сантиметр запас белән алыгыз. Табигый составлы челтәрнең бизәге төсен үзгәртергә, әйтик, зәңгәрдән яшелгә әйләнергә мөмкин. Табигый тукымада буяуны кимрәк кулланалар, нәтиҗәдә, төс тизрәк уңа. Синтетик тукыманың төсе озак саклана Әмма кимчелекләре дә бар. Мәсәлән, вискоза йомшак булу сәбәпле, берникадәр вакыттан соң, сузылып, ямьсезләнергә мөмкин. Шуңа челтәр составында аның өлеше 20 проценттан артмый. Составның калган өлешен полиэфир җепселләр, ягъни полиэстер тәшкил итә.