Декабрь – корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү өчен уңайлы чор Декабрь – елның соңгы, кышның беренче ае. Бу чорда бакчада эш юк кебек, әмма бу беренче карашка гына шулай. Бакча кышның беренче аенда да игътибар һәм хезмәт таләп итә. Корткычларга каршы көрәш Кар яуганнан соң, участокта даими рәвештә кар тоту эшләрен алып барырга кирәк. Кирәк булганда, карны бакчада тотып калу өчен төрле материаллардан ясалган киртәләр куярга була. – Кыш башы – аю чикерткә (медведка) кебек зарарлы бөҗәкләр белән көрәшү өчен уңайлы чор. Алар җылы тирес астында кышларга ярата. Аю чикерткәне юк итү өчен бакчада тирән чокырлар ясап, аларга тирес тутырабыз. Тотрыклы салкыннар башлангач, тиресне юка итеп бакчага таратабыз. Тирескә җыелган бөҗәкләр катып үләчәк, – ди “Россельхозцентр”ның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова. Ноябрьдә агачларны санитар кисү эшләрен тәмамлый алмаган булсагыз, бу эшне декабрьнең беренче декадасында (һава температурасы 10 градуска кадәр салкын булганда!) дә