Беренче алтын медаль Татарстан командасында!
Бүген Төмәндә 19-20 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында узучы бөтенроссия чаңгы ярышларының беренче көне.
Татарстан командасы өчен чыгыш ясаучы Балтач кызы Алия Исрафилова ирекле стиль белән спринтта җиңү яулады.
Котлыйбыз, Алия!