Тәтеш кызы, җырчы Гүзәл Салаватованың – үз тамашачысы, үз иҗат юлы. Аның яшәү серләрен белештек 👇🏻 https://vatantat.ru/news/guzal-salavatova-avyrlyklar-momkinleklar-acty-110455 ❓Шоу-бизнеска килгәч, иң беренче нинди авырлык белән очраштың? Сәхнәгә мин үзем генә, продюсерсыз килдем. Шуңа күрә юнәлеш күрсәтүче дә булмады. Киңәш бирүче, нинди җырларны сайларга, ротацияләрне кая бирергә кирәклеген аңлатучы булса, кереп китү җайлырак бит инде ул. Мин моны эчке тоемлавым буенча гына эшләдем. Хәзер дә әкрен генә барам. Ялгышларсыз гына булмый, әлбәттә. Ләкин мин бер баскан тырмага кабат басмаска үз тәҗрибәм аша өйрәнәм. Хаталарны төзәтеп, башка аларны кабатламаска тырышам.
😍 Аның һәрвакыт күзләре янып тора, күтәренке кәефе белән сине дә үз дулкынына алып кереп китә
17 декабря 202517 дек 2025
~1 мин