Найти в Дзене
Татарский Мир

Язучы һәм педагог Гали Рәфикый

Рәфиков Гали Лотферахман улының тууына (1890-1944) быел 135 ел тулып узды. Ул XIX йөз ахыры – XX йөз башында киң колач җәйгән җәдитчелек хәрәкәте шаукымы белән татар мәгарифе һәм әдәбияты өлкәсенә килеп кергән һәм бөтен гомерен татар мәгърифәтенә багышлаган шәхес. Рәфиков Гали Лотферахман улы (Гали Рәфикый) 1890 елның 29 июлендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Җилдәр волосте (хәзер Башкортстанның Миякә районы) Баязит авылында дөньяга килә. Матди кыенлыклар яшь егеткә бер урында гына тукталып укырга мөмкинлек бирми. Башлангыч белемне Эстәрлебаш мәдрәсәсендә алганнан соң, ул «Мөхәммәдия» (1905), «Галия» (1906-1908) мәдрәсәләрендә һәм Казан татар укытучылар мәктәбендә (КТУШ) (1912-1916) укый. Хезмәт юлын яшь галим Пишпәк (хәзер Бишкәк) шәһәрендәге «Иҗтиһад» мәктәбендә география һәм табигать белеме укытучысы (1908-1912) буларак башлап җибәрә. 1916 елда, укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бәләбәй өязе (хәзер Башкортстанның Бишбүләк районы) Аит авылындагы земство мәктәбенең попечителе Гыйлә

Рәфиков Гали Лотферахман улының тууына (1890-1944) быел 135 ел тулып узды. Ул XIX йөз ахыры – XX йөз башында киң колач җәйгән җәдитчелек хәрәкәте шаукымы белән татар мәгарифе һәм әдәбияты өлкәсенә килеп кергән һәм бөтен гомерен татар мәгърифәтенә багышлаган шәхес.

Рәфиков Гали Лотферахман улы (Гали Рәфикый) 1890 елның 29 июлендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Җилдәр волосте (хәзер Башкортстанның Миякә районы) Баязит авылында дөньяга килә. Матди кыенлыклар яшь егеткә бер урында гына тукталып укырга мөмкинлек бирми.

Башлангыч белемне Эстәрлебаш мәдрәсәсендә алганнан соң, ул «Мөхәммәдия» (1905), «Галия» (1906-1908) мәдрәсәләрендә һәм Казан татар укытучылар мәктәбендә (КТУШ) (1912-1916) укый.

Хезмәт юлын яшь галим Пишпәк (хәзер Бишкәк) шәһәрендәге «Иҗтиһад» мәктәбендә география һәм табигать белеме укытучысы (1908-1912) буларак башлап җибәрә.

Пишпәк. Он базары.
Пишпәк. Он базары.

1916 елда, укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бәләбәй өязе (хәзер Башкортстанның Бишбүләк районы) Аит авылындагы земство мәктәбенең попечителе Гыйләҗетдин Ибраһимов чакыруы буенча, мәктәпкә рус теле укытучысы булып кайта.

Аит авылы күренеше. https://ok.ru/group/51864863506638
Аит авылы күренеше. https://ok.ru/group/51864863506638
Г.Рәфикыйның алдагы хезмәт юлы да мәгариф өлкәсе белән бәйле.

Ул берничә ел Эстәрлебашта китапханә мөдире булып тора, Октябрь революциясеннән соң Башкортстан авылларында совет мәктәпләре оештыру эшендә актив катнаша, 1924 елда Бәләбәй кантоны халык мәгарифе инспекторы итеп билгеләнә. 1928 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумында тел һәм әдәбият укытучысы булып хезмәт итә. Педагог 1944 елның мартында, күптән борчып килгән үпкә авыруыннан вафат була.

Гали Рәфикый киң җәмәгатьчелеккә күбрәк балалар язучысы буларак билгеле. Аның иҗат эшчәнлеге Пишпәктә укытучылык иткән елларында башланып китә.

1911 елның 6 гыйнварында «Вакыт» газетасында басылган «Зилзилә» шигыре татар матбугаты битләрендә басылып чыккан тәүге язмаларының берсе. Ә балалар әдәбиятына керткән төп өлеше Казанда укытучылар мәктәбендә укыган елларына туры килә.

ХХ йөз башында төрле дәрәҗәдәге җәдиди мәктәпләр ачылу, алар өчен дәреслек-хрестоматияләр төзелү, татар теле һәм әдәбиятының аерым фән буларак укытыла башлавы, гомумән, бала тәрбиясенә мөнәсәбәтнең нигездән үзгәрүе һәм игътибарның артуы татар балалар әдәбиятына ихтыяҗ тудыра. Шул сәбәпле, балалар өчен язылган төрле эчтәлекле китаплар арту белән беррәттән, вакытлы матбугат битләрендә дә балалар әдәбиятына урын бирелә башлый, балалар өчен махсус журналлар ачыла. Аларда Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Әхмәдиев, М. Гафури кебек халык алдында танылу алган шәхесләрнең әсәрләре белән бергә, Г. Рәфикый. С. Сүнчәләй, М. Акчуриналар кебек яңа гына каләм тибрәтә башлаган яшь язучыларның да әдәби хезмәтләренә урын бирелә.

«Ак юл» журнал
«Ак юл» журнал

1913 елда Казанда Ф. Агиев нәширлеге белән балалар өчен рәсемле «Ак юл» журналы чыга башлый. Г.Рәфикый әлеге басмада иң актив язышучыларның берсе булып тора. 1913-1915 еллар аралыгында әлеге журнал битләрендә аның уннан артык хикәя һәм очерклары дөнья күрә. Алар арасында авторның «Үрдәкләр эзләгәндә», «Бер кызның хикәясе», «Уку дәрте», «Аякка чеби чыкты», «Бабай үзгәртте», «Көтүче Нөркәй» һ.б. әсәрләре бар. Хикәяләр балалар тормышыннан алынып, балалар фантазиясе генә уйлап чыгара алырлык вакыйгаларга белән баетылган. Шул ук вакытта, автор үзенең хезмәтләренә балаларга күпмедер дәрәҗәдә аң-белем бирерлек мәгълүмат та кертергә тырышкан. Мәсәлән, «Йорт торнасы» хикәясендә автор бала күзлегеннән чыгып йорт кошлары белән кыргый кошларның аермалы сыйфатларын сурәтли, аларның һәрберсенең нинди шартларда яшәүләрен күрсәтә.

«Ак юл» журналыннан берничә ай гына алда әдәби-нәфис һәм фәнни-педагогик рәсемле «Аң» журналы басыла башлый. Г.Ибрагимов фикеренчә, «Аң»ның иң мөкаддәс вазыйфасы – ул «яшь куәтләргә үзенең сәхифәләрен киң ачуда, ... яңа гына язарга дәртсенгән булачак шагыйрь вә әдипләрнең ... өметле булган язуларын бастырырга тырышуындадыр». Әлеге яшь куәтләр арасына ул Г. Рәфикыйны да кертә. «Г. Рәфикый хикәяләре, Гали Рәфикыйның әдәби язулары һәммәсе берәм-берәм «Аң» аркылы дөнья күрә торалар», - ди.

Дөрестән дә, Г. Рәфикыйның «Аң» журналында да дистәдән артык хезмәте дөнья күрә. «Ыссык-күл» исемле сәяхәт хатирәләрен, Төркестан хатын-кызларының авыр язмышын тасвирлаган «Вакытлы никах» хикәясе, чит илләрдә укып кайтып, дөньяга карашын үзгәрткән, халык телендә генә «мулла» исемен йөрткән шәхесне сурәтләгән «Тәнкыйтьче мулла»сы һ.б.

«Аң» журналы
«Аң» журналы

Г. Рәфикый бу елларда үзен тәрҗемәче буларак та танытып өлгерә. «Аң» һәм «Ак юл» журналларында аның А.И. Купринның «Тимер-Кая?», И.С. Тургеневның «Шәрекъ әкияте», «Сихерле һинд музыкасы», Г.Х. Андерсенның «Каләм һәм кара савыты» һ.б. әсәрләргә тәрҗемәләре басылып чыга.

Белгәнебезчә, бөек шагыйрь Г.Тукайның якты дөньядан вакытсыз китүе барлык татар дөньясын тетрәндерә. Билгеле, бу вакыйга Г.Рәфикыйга да зур тәэсир ясый. Тукайның вафатына бер ел тулу уңае белән аның «Аң» журналында публицистик характердагы «Тукайны тәхаттыр» («Тукайны искә алу») мәкаләсе басылып чыга. Мәкаләдә авторның Тукайга карата булган зур ихтирамы, аның иҗатына мәхәббәте сизелеп тора. Башка халыклар үзләренең бөек шәхесләрен искә алган кебек, татарларга да Тукайны онытмаска,аның данын күтәрергә кирәклеген ассызыклый. Тукай дөм ятим булуга карамастан, бөтен татар дөньясы – аның гаиләсе, ул «татарның олуг бер кешесе – әдәбиятыбызның санигы» - ди, һәм шагыйрьне бөтен татар җәмгыяте искә алырга, бу уңайдан төрле кичәләр үткәрелергә тиешлегенә басым ясый.

  • Күренгәнчә, Г. Рәфикый ХХ гасыр башының алдынгы карашлы мәгърифәтчесе, галиме һәм балалар язучысы. Ул үзенең басма хезмәтләре белән ХХ гасыр башы татар балалар әдәбияты үсешенә һәм, шул ук вакытта, фәнни-публицистик белемнәр таралуга да зур өлеш керткән.

(Мәкаләнең тулы басмасын «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» журналының 2020 елгы 10 номерында укырга мөмкин.)

Алсу Зиннәтуллина