Фотолар - Мөслим гимназиясе архивыннан «Авыл хуҗалыгы өчен гражданлык фәне һәм генетик технологияләр» фәнни-тикшеренү программасы 2025–2027 елларда Россия Федарациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Химик биология һәм фундаменталь медицина институты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева, Россия буенча сайлап алынган 100 укытучы исемлегенә керде һәм шуның нәтиҗәдә укучылар белән алга таба эш оештыру өчен фәнни-тикшеренү җыелмаларына лаек булды. «Азык өстәмәләре өчен микроорганизмнарны эзләү» темасы буенча мәктәптә ике ай дәвамында 10б сыйныфы укучыларыннан торган төркем эшләде. Проектта катнашучы Илзирә Зиннурова, Булат Бәдретдинов, Гөлинә Садыйкова, Әминә Салихова, Рушат Дәүләтшин «Авыл хуҗалыгы өчен гражданлык фәне һәм генетик технологияләр» курсы буенча белем дә алдылар. "Эш нәтиҗәләре буенча югары активлык күрсәткән микроорганизм штаммнары алга таба өйрәнү өчен Новосиби