Районда эшләп килүче ФОРПОСТ үзәге җирле яшьләр өчен чын мәгънәсендә таяныч булган, ватанпәрвәрлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияләүче актив берләшмә булып санала. Үзәк төрле юнәлешләрне колачлый, хокук бозуларны кисәтүдән алып спорт һәм патриотик чараларны оештыруны да үз җаваплылыгына ала Фото - Илнур Сабировның шәхси архивыннан. Бүген ФОРПОСТ үзәге ике ел элек аларга кушылган прогрессив яшьләр (“ПМ”) хәрәкәте өчен дә терәк булып тора. Бу ике хәрәкәт район яшьләрен патриотик рухта, спорт һәм әхлакый юнәлешләрдә тәрбияләүне нәтиҗәле алып бара. – Безнең төп бурычыбыз – яшьләргә дөрес юнәлеш бирү, алар өчен “өченче урын” булдыру һәм актив гражданлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы җирлек тудыру, – ди ФОРПОСТ үзәге җитәкчесе Илнур Сабиров. – Актив яшьләргә җыелу, аралашу урыны кирәк. Безнең үзәктә шөгыльләнә башлагач, яшьләрнең җаваплы, ачык һәм аралашучан егет-кызларга әйләнүен күреп сөенәбез. Алар биредә бер гаилә булып хәрәкәт итәргә генә түгел, ә дуслары һәм яшьтәшләре өчен үрнәк бул