Әлеге чараның программасы мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде. Балтачлыларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, театральләштерелгән тамаша, җырлы-биюле концерт номерлары бәйрәмгә тагын да күтәренке рух өстәде. Аннан соң бергәләп чыршыдагы утларны кабыздылар. Бәйрәмгә килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Кыскасы, балтачлылар үзәк чыршыны шаулатып-гөрләтеп, ачык дип белдерде.
«Балтач» ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды
26 декабря 202526 дек 2025
~1 мин