Тагын ничә корбан кирәк инде? Ноябрь азагында Яшел Үзәндәге Васильево бистәсендә сукбай этләр 9 яшьлек балага ташланганнан соң, бу сорауны үз-үзенә бирмәгән кеше сирәктер. Әле без ишетмәгән, белмәгән тешле һәм канлы вакыйгалар күпме? Варвара Блохина белән булган фаҗигадән соң күптәнге куркыныч проблема турында дәшми калу инде мөмкин түгел иде. «Баланың үлеме бу фаҗигаләргә соңгы нокта булырга тиеш!» – ди әти-әниләр, иҗтимагый оешмалар, белгечләр бертавыштан. Соңгы вакытта ике фаҗига шаһиты булган Васильево бистәсендә яшәүчеләр Татарстан депутатларына гариза белән мөрәҗәгать итте. Гамәлдәге системага катгый үзгәрешләр кертергә, аны яңадан карарга кирәк, ди мөрәҗәгать итүчеләр. https://vatantat.ru/news/tatarstanda-iasaucelar-xuasyz-etlardan-saklauny-soryi-110794
🚨 Татарстанда яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән саклауны сорый
26 декабря 202526 дек 2025
~1 мин