55 яше тулган кешеләр шифаханәләргә бушлай бара ала, дип ишеткән идек. Бу дөресме? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Балтач, Р. Әсхәдуллин 📌 Алсу Гатиатуллина, Балтач районы социаль яклау бүлеге башлыгы: Федераль ташламага ия булмаганнар юллама алу буенча безгә мөрәҗәгать итә ала. Тик үз кагыйдәләре бар. Беренчесе – милек ягыннан тәэмин ителеш, ягъни әлеге кеше башына туры килгән квадрат метрлар расланган нормативлардан артмаска тиеш. Шулай ук керемнәрнең күләменә дә бәйле. Аның билгеләнгән суммасы бар. Пенсионерларныкы – дүрт яшәү минимумы күләмендә. Әйтик, быел яшәү минимумы 13 мең сумга якын. Моны дүрткә тапкырларга кирәк. Бу сумма – 52 мең сум. Юллама алырга теләгән кеше бары табиблардан белешмә генә тапшыра. Калганнарын үзебез запрос ясап тикшерәбез. Барлык күрсәткечләргә туры килгән очракта республика буенча электрон чиратка куябыз. Без шифаханәләргә ике төрле юллама буенча җибәрәбез. Берсе – төгәл бару вакыты күрсәтелгән юллама. Икенчесе – 25 мең сумлык сертификатлар. Ан