Чапшар сабыйлары кошларны кайгырта. «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре, Чапшар башлангыч мәктәп-бакча балалар белән берлектә, мәктәп территориясендәге агачларга дүрт сыерчык оясы урнаштырдылар. Бу эшләр балаларның табигать белән якынаюына һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләүдә ярдәм итәчәк, дип белдерә тыюлык хезмәткәрләре.