Татар тормышы борын-борыннан Төркестан белән бәйле. Бабаларыбызның ислам белән танышулары да нәкъ бу төбәк аша була. Сәүдә эшен яраткан бабайлар мөселман гадәтләрен, аның кагыйдәләрен туган җирләренә – Идел буена алып кайталар, Ибн Фадлан җитәкчелегендәге илчелек килгәндә инде Болгар дәүләтенең зур өлеше мөселман була, аннан 922 елда елда ислам дине дәүләтнең рәсми дине статусын ала.
Россиянең шәрык белән сәүдәсендә татарлар һәрвакытта да арадашчы булалар.
XVII гасыр ахырында Ташкент шәһәренә килеп чыккан сәүдәгәр татарлар җәмгыятенең җитәкчесе Хайрабад ишан була. Алар – Индия тарафыннан Төркестанга товар йөртүче Троицк татарлары.
Төбәк тарихчысы Борис Голендер фикеренчә, Ташкентның Иске шәһәрендәге XVIII гасырга караган архитектура истәлеге – Хайрабад ишан мавзолее шушы кешенеке. Кызганыч, бу мавзолей турында мәгълүмат аз, булганы да легенда дәрәҗәсендә генә сакланган. Бу татар кешесе – Хайрабад ишан шәрык Шексперы дип зурлана торган XIII гасыр шагыйре Җәләледдин Руминың мәснәвиен (фарсы поэзиясенең жанр формасы ) фарсы теленнән төрки телгә тәрҗемә иткән кеше.
Сәмәрканд һәм Бохара – татарның мәгариф мәркәзе
Татарлар белемле халык, һәр татар бар мөмкинлеген җыеп белем алырга омтылган. Ашарына, кияренә булмаган чакта да укуын калдырмаган. Һәр авылда мәктәп, кайберләрендә мәдрәсәләр дә эшләп торган. Сыйфатлы белем алу максаты белән, ара ераклыгына да карамыйча, ерак-ерак авылларга да, чит мәмләкәтләргә дә чыгып киткәннәр.
Урта Азия белән сәүдә, экономик мөнәсәбәтләр арту белән бу төбәккә татарларның игътибары да арта. Алар Төркестан мәдрәсәләренә бик теләп укырга килә башлыйлар, мондагы уку йортларны тәмамлау мәртәбә саналган.
Шуңа да Сәмәрканд, Бохарага барып укырга тырышканнар, биредә белем алган имам булсын дип мәхәллә үз акчасына укырга шәкертләр җибәрә торган булган. Безнең төбәктән беренче булып Бохарага укырга киткән кеше ул – беренче мөфти Мөхәммәдҗан Хөсәеневнең бабасы – Мансур Борындыкый. Бохара мәдрәсәләре татар мәгърифәтчелегенә, мәгарифе үсешенә башлангыч биргән, җәдиди мәдрәсәләр ачучылар да Бохарада белем алган кешеләр. Татар галимнәре Габденнасыйр Курсавый (1776-1812), Мөхәммәдҗан Хөсәенев (1756-1824), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Габдрахман Утыз Имәни (1752-1836), Галимҗан Баруди (1857-1921) да Бохара мәдрәсәләрен үтеп татар тормышын яңача күргән, аның үсеше, дөньяда үз урынын табуын теләгән, шуңа бар гомерләрен багышлаган шәхесләр.
Әл-Мираб ислам дөньясында данлыклы, күренекле уку йорты, бу уку йортын тәмамлап кайтучыларга халык “изге” итеп караган, аларны “фәрештә”ләргә тиңләгәннәр, зурлаганнар, аларның сүзе һәрвакыт авторитетлы булган.
Әл-Мираб 1535/36 елларда данлыклы шәех Мир-и Араб тарафыннан төзелгән мәдрәсә, әлеге исем хуҗасының вафатыннан соң гына бирелә. Бу уку йорты Пои Калон архитектур ансамбленең бер өлеше булып тора. Монда хәзер дә шәкертләр укыйлар, әмма 1920 елда Бохараны Кызыл армия яулап алганнан соң атаклы мәдрәсә эшләүдән туктый, ә мөгаллимнәре репрессияләнә. Бу уку йорты яңадан эшчәнлеген бары тик 1946 елда гына яңартып җибәрә ала, берара Советлар Союзы территориясендә ул бердән-бер дини уку йорты булып торган. Дини белем алу хупланмаган чорда да безнең төбәктән дә бу уку йортына белем алырга баручылар булган.
Бу уку йортында укыган Мөхәммәдҗан Хөсәенев Россиянең беренче мөфтие. Әл-Мираб базасы, анда җыйган белеме Галимҗан Барудига (Галеев) татар җәмгыятендә генә түгел, ислам дөньясында дан тоткан мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе булдыруга мөмкинлек бирә. Ул бу уку йортында 1875-1882 елларда белем ала. Кайту белән, 1883 елда, Казанда атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең эшен башлый.
Хәзерге чор дини эшлеклеләребездән Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнеддин дә Әл-Мираб мәктәбе үтәләр.
Сәмәрканд шәһәре дә дини белем үзәкләреннән берсе. Әтисенең мәдрәсәсендә белем алганнан соң Шиһабетдин Мәрҗани укуын дәвам иттерү максаты белән 1838 елда Төркестанның мәгариф үзәге – Бохарага юнәлә, анда укыганнан соң Сәмәрканның “Ширдор” мәдрәсәсенә күченә, укуын Бохараның “Әл-Мираб”ында төгәлли. Аның биографиясендә нәкъ менә шушы уку йортлары хәлиткеч роль уйныйлар.
Ул Бохарага килеп төшкәч тә хакы арзанрак булган “Ишан хәлифә Ниязколый” мәдрәсәсенә урнаша, аннан соң Бохараның иң карт, олугъ мөдәррисләреннән, атасының укытучысы – Мирзасалих Хөҗәндидән дәрес алырга керешкән. Аның вафатыннан соң башка атаклы мөдәррисләрдән дәресләр ала, үзе дә укыта, китаплар күчереп акча да эшли. Беркүпмедер Бохараның зур мәдрәсәсе “Күкелташ”та да яши, әмма тынгысыз галим булып җитешкән Ш. Мәрҗанине иске укыту системасындагы тәртипләр кәнагатьләндерми башлый, Бохарада 5 ел торганнан соң, Төркестан тарафының, Бохарадан кала, иң бөек гыйлем мәркәзе булган Сәмәрканд шәһәренә сәфәр итеп “Ширдор” исемле мәдрәсәгә урнаша. Монда ул Әбү Сәгыйдь хәзрәтләрендә белем ала, бу хәзрәт һәм аның бай китапханәсе Мәрҗанинең дини уку-укыту системасындагы реформа ясау теләген уята. Ш. Мәрҗанинең энесе Садретдин истәлекләреннән: “Мәрҗанинең Сәмәркандка барган елында Гарифҗан бай исемле бер хәерхаһ кешенең чыгымы илә, Сәмәркандта бер мәдрәсә салына торган булган. Бу мәдрәсәнең байтак эшләре казый Әбү Сәгыйдь ихтыярында булганга, Мәрҗанигә: “Быел Сәмәркандта кал, мәдрәсә төзелеп беткәч, бүлмәләренә шәкертләр урнаштыру минем ихтыярым илә булачак. Ул мәдрәсәдән сиңа да бүлмә бирермен. Шунда урнашырсың. Соңрак, гадәт буенча, бүлмәңне сатып китеп, акчасына Бохарадан үзеңә яхшы бер бүлмә алырсың”, - дип сөйләгән. Мәрҗани дә моны кабул итеп, мәдрәсә төзелеп беткәч, аның бер бүлмәсенә урнашып, тора башлаган. Ләкин беркадәр яшәгәч, Мәрҗани илә мәдрәсәсенең бер мөдәррисе арасында низаг чыгып, бүлмәсен сатып, Бохарага китәргә мәҗбүр булган. Ошбу вакыйгадан соң Мәрҗани: “Шул бәдбәхет мөдәррис илә низагыбыз булмаса, мин Сәмәркандта калачак, Бохарага кайтмаячак идем. Минем өчен Сәмәрканд файдалы иде”, - дип сөйли иде”.
Бохарага бу кайтуында “Әл-Мираб”ка урнаша, монда ул атаклы биобиблиографик хезмәте – “Вафияте әл-әслаф”ны яза башлый.
Дәвамы бар