Найти в Дзене

Ибраһим Юнысовның кабер ташы

Ибраһим Гобәйдулла Юнысов 1806 елда Казанда сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. Аның шәҗәрәсе түбәндәгечә: Ибраһим бине Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Исхак бине Юныс. Ибраһим Юнысов өч тапкыр Татар ратушасының шәһәр башлыгы итеп сайланган, 15 ел буе Шәһәр Думасы гласные булып торган. Ул энесе Исхак белән бергә 1844 елда Мөселман балалары приюты ачкан, 1849 елда Казанда хәзерге “Нурулла” мәчетен салдырган, “Мәрҗани” мәчетенә бик нык ярдәм итеп торган. Ш. Мәрҗанине Казанның 1 нче мәчетенә имам итеп Ибраһим Юнысов чакырган һәм аңа үзенең ярдәмен күрсәткән. Буе озын булганга, бу сәүдәгәрне “озын Ибрай” дип йөрткәннәр. И. Юнысов 1886 елның 2 апрелендә Казанда вафат булган һәм Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Каберенә зур мәһабәт таш куелган, аның алгы ягында түбәндәге сүзләр язылган: بسم الله الرحمن الرحيم تاريخ هجرى ايلان ۱٣۰٣ نچی سنه رجب ۱۰ سنده صاحب العز و الشرف و الصدق محب العلماء و معين الفقراء ابراهم عبيد الله اوغلی يونسف قمريه ايله ٨۴ ياشنده وفات تابدی ۱٨٨۶ نچی يلده آپريل

Ибраһим Гобәйдулла Юнысов 1806 елда Казанда сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. Аның шәҗәрәсе түбәндәгечә: Ибраһим бине Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Исхак бине Юныс. Ибраһим Юнысов өч тапкыр Татар ратушасының шәһәр башлыгы итеп сайланган, 15 ел буе Шәһәр Думасы гласные булып торган. Ул энесе Исхак белән бергә 1844 елда Мөселман балалары приюты ачкан, 1849 елда Казанда хәзерге “Нурулла” мәчетен салдырган, “Мәрҗани” мәчетенә бик нык ярдәм итеп торган. Ш. Мәрҗанине Казанның 1 нче мәчетенә имам итеп Ибраһим Юнысов чакырган һәм аңа үзенең ярдәмен күрсәткән. Буе озын булганга, бу сәүдәгәрне “озын Ибрай” дип йөрткәннәр.

И. Юнысов 1886 елның 2 апрелендә Казанда вафат булган һәм Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Каберенә зур мәһабәт таш куелган, аның алгы ягында түбәндәге сүзләр язылган:

بسم الله الرحمن الرحيم

تاريخ هجرى ايلان ۱٣۰٣ نچی سنه رجب

۱۰ سنده صاحب العز و الشرف و

الصدق محب العلماء و معين الفقراء ابراهم

عبيد الله اوغلی يونسف قمريه ايله ٨۴ ياشنده وفات

تابدی ۱٨٨۶ نچی يلده آپريل ۲ سنده

Алгы ягы (уеп язылган):

1) “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим

2) тарих һиҗри илән 1303 нче сәнәдә рәҗәб

3) 10 сында саахибүл-гыйззи вәш-шәрәфи...

4) –әс-сыйдкый мүхииббүл-гуләмәәъи вә [мүгыыйн]үл-фүкарааъи [Ибраһим]

5) Гобәйдулла углы Йунысыф камәриййә илә 84 йәшендә вафат

6) табды 1886 нчы йылда април 2 сендә”.

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

1) “Шәфкатьле, Рәхимле Аллаһ исеме белән.

2) Һиҗри белән 1303 елның 10

3) рәҗәбендәолылык, хөрмәт һәм дөреслек

4) иясе, галимнәрне яратучы, фәкыйрьләргә ярдәм итүче Ибраһим

5) Гобәйдулла улы Юнысов һиҗри ел исәбе белән 84 яшендә

6) 1886 елның 2 апрелендә вафат булды”.

Таш үлчәмнәре: 137х34х31.

И. Юнысов ташы
И. Юнысов ташы

Татар энциклопедиясендә И. Юнысов 1886 елның 4 апрелендә вафат, дип язганнар, тик, чынлыкта, бу дөреслеккә туры килми, 4 апрельдә ул җирләнгән. Әлеге атаклы сәүдәгәр, эшмәкәр, меценат, җәмәгать эшлеклесенең ташбилгесе болай да бераз ватык хәлдә иде, тик 2023 елның җәендә, ул башка каберләргә комачау итә, дигән сылтау белән урыныннан алып ташланган һәм җимерелгән. Чынлыкта, киресенчә, И. Юнысовның XIX гасыр ахырында ук куелган ташбилгесенә яңа каберләр комачау итәләр иде түгелме? Бу күренеш халкыбызда эпиграфик ядкәрләргә карата сакчыл караш булмауны күрсәтә.